Логотип
Яңалыклар

2017 елның «Татар кызы» мәгълүм булды

Ул Татарстан кызы – Гөлназ Гатина. Аның исемен сәхнәдән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Галимов яңгыратты,  Татарстан премьер-министры урынбасары, «Милли  Шура» рәисе Васил Шәйхразыев машина ачкычын тапшырды, ә Златоуст осталары ясаган җиңүче таҗын «Татар кызы» бәйгесенең узган елгы җиңүчесе, Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова кидертте. 



Билгеле булганча, «Татар кызы – 2017» быел Уфаның мең кеше сыйдырышлы «Башкортстан» концертлар залында узды. Моңа кадәр, ягъни 2011 елдан башлап, «Татар кызы» бәйгесе Чиләбе шәһәрендә уздырыла иде. Уфада ул аерым «Нәүруз гүзәле» исеме белән үткәрелә килде, соңгы елларда «Татар кызын»ның зона туры буларак оештырыла иде. 2016 елда ул халыкара статус алды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы гамәлгә куя. 

Быел да традиция буенча, финалда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казакъстаннан 12 кыз катнашты. Аларның һәркайсы бер номинациядә җиңүче булды. Тагын биш кыз кунак итеп чакырылган иде. Катнашучылар туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын белгән, татарның иң асыл кызлары иде. Алар арасыннан иң гүзәл «Татар кызы»н сайлап алу эшен Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров рәислегендәге жюри башкарды.

Финал тамашасының режиссеры – Гүзәл Акбердина, сценарий авторы – хезмәттәшебез Ландыш Әбүдәрова. Иҗат төркемендә шулай ук актерлык осталыгы буенча педагог Мәхмүт Фатыйхов, хореограф Рәмизә ханым, композитор Афәрим Акчурин, дефиле буенча педагог Елена Лукманова һ.б. бар. 

Җиңүче, «Сөембикә» образын тудырган һәм редакциябезнең махсус бүләгенә лаек булган Гөлназ Гатина – Казан федераль университеты студенты. Ул киләсе елгы бәйгене Татарстанда уздыру хокукын да китерде. 

«Татар кызы – 2017» бәйгесендә катнашкан барлык кызларны да җиңүләре белән котлыйбыз! Милләтебезнең асыл кыйммәтләрен саклап, үз йөзебезне саклап яшик! 




Фото: Рамил Гали. «Татар информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар