Логотип
Яңалыклар

20 сәгатьтә Татарстанда сайлау участоклары ябылды

Хәзер бюллетеньннәрне эшкәртү бара.
Бүген, 18 сентябрь көнне, Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау үтте. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләде. Хәзер бюллетеньнәрне эшкәртү бара. 

Бүген кичке 18 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда якынча 2 млн сайлаучы тавыш биргән. Бу 69,4 процентны тәшкил итә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә шундый мәгълүматлар китерде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайлау нәтиҗәләрен оператив рәвештә җиткереп барачак.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар