Логотип
Яңалыклар

12 майдан балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлыча кагыйдәләре кертелә

 «Республикада 12 майдан штатлы режимда балалар бакчалары эшли башлаячак, – дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматта. – Әти-әниләргә балаларны кабул итүнең вакытлыча кагыйдәләренә игътибар итү сорала».

Балаларын бакчага китерү өчен, әти-әниләргә аның сәламәтлеге хакында табиб белешмәсе кирәк булмачак. Йогышлы чирләр белән контакт булмавы хакындагы белешмәне исә телефоннан хәбәрләшеп, участок педиатрыннан алырга мөмкин.

Әгәр дә участок табибының контактлары булмаса,  поликлиниканың coll-үзәгенә яки регистратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр фотога төшерелеп яки сканлаштырылып, электрон почтага яки мессенджерларга җибәрелә.

Шулай ук балалар бакчаларында сабыйларның сәламәтлегенә дә игътибар көчәйтелә, дип хәбәр ителә әлеге белдерүдә. Томаулап торучы яки салкын тиюнең башка билгеләре булган балалар бакчага кабул ителми.

Балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлыча кагыйдәләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар