Логотип
Яңалыклар

1 июль көнне эшләүчеләр зуррак хезмәт хакы алачак

1 июль көнне эшләүче кешеләр югарырак хезмәт хакы алачак.

1 июль – Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүөчен тавыш бирү көне. Бу көнне эшләүче кешеләр югарырак хезмәт хакы алачак. Федерация Советының социаль комитет җитәкчесе Инна Святенко әнә шулай дип белдергән. «Тавыш бирү көнне эшләргә мәҗбүр булган кешеләргә хезмәт хакын арттырыбрак түләү каралган. Кешеләр июль аенда хезмәт хакларын югалтырга тиеш түгел», – дигән ул. Сенатор әйтүе буенча, ял һәм бәйрәмнәргә туры килгән көннәрдә эшләгән өчен хезмәт хакы түләү Хезмәт Кодексының 153нче маддәсе белән билгеләнә. 
Конституциягә үзгәрешләр кертү белән бәйле тавыш бирүләр быелның 22 апрелендә узарга тиеш иде, коронавирус эпидемия аркасында, аның вакыты үзгәртелде. Хәзер ул 1 июнь көнне узачак һәм бу көн ял көне дип игълан ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар