Зур бәлеш

Кирәк:
* 2 йомырка;
* 1 стакан сөт;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атлан май;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 3-4 стакан он.
Эчлек өчен:
Ит белән бәрәңгене табаның күләменә карап әзерләдем;
* зур суган;
* тоз;
* борыч.
Бәлешне тавык, каз, сыер һәм башка итләр белән пешерергә була.
Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
1. Төче камыр әзерлибез. Савытка сөт, йомырка, шикәр комы, тоз, атланмай салып яхшылап туглыйм, аннан он өстәп, камыр кулга ябышмый башлаганчы басам да, 20 минут ял иттерәм.
2. Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турадым. Тәменчә тоз белән борычны салып болгаттым. Эчлек әзер булгач. Камырны 3 өлешкә бүлеп, берсен зуррак итеп бәлеш төбенә, икесен бер төсле кечерәк итеп бәлешнең капкачына һәм капкач өстен бизәр өчен калдырдым.
3. Бәлеш төбенә дигән камырны җәеп майлаган табага салдым, камыр таба читеннән асылынып калырга тиеш. Җәйгән камырга өеп эчлекне салдым, камырның күтәреп, бөрдем. (Таба читеннән артык калган камырны кисеп, бәлеш өстенә бизәк ясарга калдырдым). Шулпа салам.
4. Шуннан соң капкач өчен калдырган камырны жәеп бәлеш өстенә каплап, читен ябыштырдым.

5. Капкач өстен бизәр өчен тагы шул зурлыкта камыр җәйдем, фотосүрәтләр аша аңлаганмыздыр, ничек кунада килеш, уртага таба 12 кисем ясаганны, мин сәгать формасында кистем.

6. Камырны бәлеш өстенә салып, кырыен бәлешкә бөреп тоташтырдым.


7. Кисемнәрнең бер урыннан гына чеметеп тоташтырдым.


8. Бәлешнең өстенә тишек тишеп, камырдан чәчәк формасына китереп бөке ясап тыктым.


9. Бәлешне үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

10. Бәлешнең өстен майлап, өсте көймәсен өчен фалга белән каплап, 180 градуслы мичкә 1,5-2 сәгатькә пешәргә куйдым.

Бәлешне табынга табасы белән чыгаралар. Башта өстен кисеп, эчен бүләләр.
Ашларыгыз тәмле булсын.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.