Логотип
Камыр ашлары

Ялкау кыстыбый

Тиз арада тәмле ризык әзерләр өчен ниләр генә уйлап тапмый хәзерге ханымнар. Татар халык ашы кыстыбый турында булыр сүз. 15 минут эчендә кыстыбый ясап караганыгыз булмаса, әйдәгез, эшләп карыйк. Кетердәп торган, бик тәмле килеп чыга алар.
 

Кирәк:

* 1 ләваш;
* 5 данә бәрәңге;
* 50 г атланмай;
* 1 аш кашыгы майонез;
* кыздырыр өчен үсемлек мае.
 

Эш барышы:

1. Гадәттәгечә бәрәңге боткасы пешерәбез. Атланмай белән 1 аш кашыгы майонез салабыз.



2. Әзер ләвашны дүртпочмакларга кисеп, бер ягына бәрәңге боткасы салабыз.


3. Икенче ягы белән каплап, кул белән баскалап алабыз.


4. Аннары алсу төскә кергәнче ике ягын да үсемлек маенда кыздырабыз.


5. Табынга кайнар килеш салкын сөт белән чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәрәңгедән ботканы шул сез ясасагыз гына инде. Гомер-гомергә бәрәңгедән боламык кына ясадылар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бәрәңгегә он кушып төйсәң, боламык була. Ә бәрәңгене май салып төйсәң, бәрәңге боткасы була.

      Хәзер укыйлар