Логотип
Камыр ашлары

Уылдык бөртекләре

Үзе йомшак, үзе сусыл, үзе кетердәвекле бу ризык сезгә дә ошар.

Кирәк:

* 1 кг алабуга балыгы уылдыгы (икра);
* 3 баш суган;
* 3 аш кашыгы тозланган кәбестә;
* 1 стакан (200 мл) кукуруз яисә гадәти манный ярмасы;
* 2 йомырка;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* тәменчә борыч;
* кыздырыр өчен үсемлек мае.
 

Эш барышы: 

1. Уылдыкны балык түшкәсеннән чыгарып, краннан агып торган су астында юып, савытка салабыз,


...аның янына туралган суган, тозланган кәбестәне дә (нык дымлы булса, сыгарга кирәк) кушып, блендер белән издереп, ботка хәленә китерәбез.



3. Шунда ук манный (кукурузныкы булса әйбәтрәк, чөнки анда глютен юк, диетик азык буларак та әйбәт) ярмасын кушабыз. Әмма кукуруз ярмасының манные гадәти ярманыкы кебек үк бүртми.


4. Шунда ук 2 йомырка, тоз, тәменчә борыч та өстәп, тагын блендер белән издереп алабыз.


5. Тигез, матур төсле сыеграк катнашма барлыкка килә. Катнашманы ярты сәгатькә калдырып торабыз. Шул вакыт эчендә манный ярмасы бүртеп, артык дымны үзенә сеңдерә.

6. Табаны кыздырып, үсемлек мае агызабыз. Катнашманы кечерәк өлешләр белән табага алып салабыз. Ул, таралып, агып китәр. Алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. 


7. Аннан, әйләндереп, табаның капкачын томалап, талгын гына утта икенче ягын да кыздырабыз.


Әзер уылдык бөртекләрен табынга каймак белән дә, балык, сарымсак соуслары белән дә, төрле тәмләткечләр  белән дә чыгарырга мөмкин. Ул кайнар килеш тә, суынган килеш тә бик тәмле үзе.Тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар