Логотип
Камыр ашлары

Пәрәмәч



Пәрәмәч өчен безгә кирәк булыр:

200 г кибет каймагы;
200 г эретелгән акмай;
200 г су;
1 кап камыр күперткеч;
бер чеметем тоз;
ике чеметем шикәр комы;
он.

Хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин
 

Бер пәрәмәчкә 30 г камыр кирәк. Камырны шарлар итеп әвәләп, өстен тастымал белән ябабыз да, эчлек әзерлибез. Эчлеге ит белән суганнан гыйбарәт.


 
400 г тарткан иткә 2-3 баш зур суган чыгарасы һәм тәменчә тоз белән борыч кушып болгатасы.



50 граммлы бер пәрәмәч ясау өчен 30 г камыр, 30 г эчлек алына. Камырны диаметры 8 см итеп җәябез, уртасына эчлек салабыз да, камыр читен уртага таба күтәреп, тигез бөкләмнәр ясап бөрәбез. Уртасы тишек булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар