Логотип
Камыр ашлары

Помидор бәлеше

1.     Иләнгән онга атланмай кисәкләре, тоз, 1 йомырка, 2—3 аш кашыгы су салып, камыр басыгыз. Әлеге камырны 7— 8 сәгать (иң кимендә 2 сәгать) суыткычта тотыгыз.
2.     Камырны онланган тактага салып, 28 — 30 см диаметрлы түгәрәк ясап җәегез.
3.     Аннары майланган табага салып, өстенә пергамент яисә калька каплап 20 минут дәвамында мичтә пешерегез.
4.     Ул арада юылган помидорларны калын телемләп турагыз.
5.     Калган өч йомыркага эремчек, уылган сыр, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр салып болгатыгыз.
6.     Камырны мичтән алгач, өстеннән кальканы алып бераз суытыгыз. Шул камырга помидор телемнәре тезеп, өстенә йомыркалы эремчек катнашмасы ягыгыз. Аннары шуңа тагын бер кат помидор телемнәре тезеп чыгыгыз.
7. Бәлешне 200 градуслы мичтә 30—40 минут пешерегез.
8. Табынга куяр алдыннан кайнар бәлеш өстенә туралган укроп сибегез.

Бәлеш өчен 250 г он, 125 г туңдырылган атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, 4 йомырка, 4 помидор, 150 г майлы эремчек, 250 г уылган сыр, 2 аш кашыгы туралган яшел тәмләткечләр, төелгән кара борыч кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар