Логотип
Камыр ашлары

«Өч теләк» кексы

Гаиләгез белән түгәрәк табында тәмле итеп чәй эчәргә менә дигән кекс рецепты! Үзе мәкле, үзе чикләвекле, үзе йөземле! Кексның тәмлелеген баллыны яратучылар да, балалар да тиешенчә бәяләрләр. Ясап карыйк, әйдәгез.
 

Кирәк:

* 300 г он;
* 160 г атланмай;
* 4 данә йомырка;
* 160 г шикәр комы;
* 1 аш кашыгы мәк;
* 2 аш кашыгы йөзем;
* 2 аш кашыгы төелгән әстерхан чикләвеге;
* 2 чәй кашыгы көпшәгеч (разрыхлитель);
* 1 г ванилин;
* өстенә сибәр өчен шикәр пудрасы;
* таба майлар өчен үсемлек мае.

 

Эш барышы:

1. Йомырка белән шикер комын агарганчы һәм күләме артканчы миксерда күпертәбез.


2. Шунда ук йомшарган атланмай белән көпшәгеч өстибез.



3. Ванилин кушабыз.


4. Барлыкка килгән катнашмага он иләп салабыз һәм әйбәтләп туглыйбыз.



5. Камырны өчкә бүләбез. Берсенә мәк салабыз, икенчесенә – йөзем, өченчесенә – кыздырып төелгән әстерхан чикләвеге.


6. Табаны үсемлек мае белән майлыйбыз. Башта йөземле камырны салабыз. Тигез итеп таба буенча урнаштырабыз.


7. Икенче кат итеп мәкле камырны салабыз.


8. Өченче катка тигез итеп чикләвекле камырны җәябез.



9. 200 градуска кадәр кызган духовкада 40-50 минут пешерәбез.
Кексның әзерлеген агач чыра белән тишкәләп тикшереп карыйбыз.


10. Кекс суынып беткәч, өстен иләк аша шикәр пудрасы белән каплыйбыз.

Кексыбыз бик аппетитлы һәм хуш исле булып пеште... ммм...

Чәй табынына бирәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар