Логотип
Камыр ашлары

Мич коймагы

Шәһәрнекеләр килгән кунагын театр-кинога алып барып күңелен күрсә, авыл кешесе хөрмәтне башкачарак күрсәтә. Каен себеркесе белән чабынып, рәхәтләнеп мунча кереп, җырлап утырган самавырдан бөтнекле чәй эчеп кинәнә авыл кунагы. Әле шушы чәй янына гөбердәп пешкән мич коймагы да булсамы?..



Өйнең яртысын диярлек алып торган зур мичнең бу елларда бик ягылганы юк иде инде. Элегрәк, әни яшьрәк чакта, мичтә пешкән өчпочмагын да, кабартмасын да гел авыз иттек анысы. Мичтә пешкән ризык бөтенләй башка төрле була бит ул. Менә быел уйлаштык да, шәһәрдән кайткан кунакларыбызны мич коймагы белән сыйларга булдык. Булдык, дип кенә җиппәрсәм дә, инициатива апайларныкы. Мин – килен, кушканны гына эшләүче, коймакны изүче дә, мичен ягып, пешереп торучысы да безнең Раушания апай (Арча ягында үзең күреп белгән өлкән кешегә апай диләр, урамнан узып баручы таныш түгелләр генә апа була бездә).

Коймак пешерү өчен каен утыны яхшырак икән. Имәннең очкыны була, табага сикерергә дә күп сорап тормый. Раушания апай утынны кичтән үк өйгә – җылыга кертеп куярга кушты, югыйсә икенче көнне парланачак ди. Аннары тагын бер сере бар: пүләннәр юка кирәк, юка утынның ялкыны яхшырак була, коймакның йөзен тизрәк китерә.


Ярый, камыры күпереп менеп, коймакны пешерә башлагач, мич ягу турында кабат сөйләшербез, әлегә коймакны изеп куйыйк, өлгерәсе дә бар...
Кунакларыбыз ишле, шуңа да без коймакны чиләккә издек (безнең якның өлкәннәре аны «малирауный» чиләк дип атый, «эмалированный» дигән сүз инде ул).

Кирәк:
* 2 литр яңа сауган сөт;
* 5 йомырка;
* 2 уч шикәр комы;
* 50 г чүпрә;
* 1 чәй кашыгы чамасы тоз (тәменә карап чамаларга);
* камыр сыек каймак куелыгына килерлек күләмдә иләнгән он.

Эш барышы:
1 литр сөтне җылытып, йомырка, шикәр комы, чүпрә, тоз салып, яхшылап туглыйбыз. Куерак итеп камыр изәбез. Ул куе катык кебегрәк була.

Җылы урында берәр сәгатьләп тотабыз. Чемердәп, күперә башлый ул. Аннары калган сөтне салып, яхшылап туглыйбыз. Кабат җылы урынга куеп, күпертәбез. Инде аны башкача селкетмибез, югыйсә камыр утыра.


Мичнең калакларын (кемдә юшкәле мич – юшкәсен) ачып, мичнең уртасына өч-дүрт кисәк утын салып, яндырып җибәрәбез. Мичнең кызып китүе кирәк. Мич кызуын эчке ягы агарганнан беләләр.
Күмер төшә башлагач, утыннарны кисәү агачы белән мичнең бер читенә таба этәреп куябыз. Булган күмерне таба куясы урынга тигезләп җәябез. Күмер табаны кыздырыр өчен генә кирәк. Соңыннан аларын да бер кырыйга этәрербез.

Коймакны ике таба белән пешерәләр – алай тиз була. Иң элек коры табаны мичкә тыгып, күмер өстендә кыздырабыз. Майларга кирәкми, табаның кызуы җитсә, камыр ябышмый аңа.
Түрдәге табаны табагач белән мич алдына тартып чыгарып, бисмилланы әйтеп, коймак камырын сала башлыйбыз. Моның өчен йә зур агач кашык, йә булмаса аш чүмече кулай. Мичкә тыккач, күперә әле ул, шуңа да бик тыгыз итмәгез, коймак тирәли бераз ара калсын.


Күмердән арындырган мич төбенә табаны урнаштырабыз. Кырыйдагы утыннар янып торсын, ялкыны сүрәнләнсә, юка гына бер пүлән өстибез. Коймакның өсте дә кызарсын өчен мичтә ялкын булу кирәк.
Анысы пешкән арада икенче табага да коймак коябыз. Мич коймагының астын-өскә әйләндерәсе юк. Асты кызарса, пешкән була. Аны чиста тастымал түшәлгән зур табакка алып, суынмасын өчен өстен каплап торабыз.


Коймакларны шулай алмаш-тилмәш ике таба белән пешереп бетерәбез. Мичтәге ялкынны сүрелдермибез, гел берәмләп кенә утын өсти торабыз.
Коймакларны кызган атланмайга чумдырып кына майлап, кайнар килеш табынга чыгарабыз.

Кунакларыбыз сыйлана торсын, мичнең кызуы сүрелгәнче дип, мич кабартмасы да пешерик әле. Бик тәмле була ул – тышы кетердәп тора, эче йомшак, чак кына баллы, таманча гына майлы, м-м-ммм!
Кабартма пешерү өчен алдан ук камыр куя торырга кирәк. Аның монысына да безнең Раушания апай оста. Иртәнге биштә торып куйган камыры коймакны пешереп бетергәнче өлгергән дә иде инде.


Мич кабартмасы

Кирәк:
* 1 литр сөт;
* 2 йомырка;
* 1 уч шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас тоз;
* 100 г йомшартылган гына атланмай;
* 50 г чүпрә;
* иләнгән бодай оны.

Эш барышы:
Сөтне җылытып, чүпрәсен, шикәрен, тозын, маен салып, йомыркасын сытып, йомшак камыр басабыз. Ул кулга да ябышмасын, йомшак та булсын.
2 сәгатьтән камыр күпереп менә. Өстәл читенә чиста тастымал җәеп, уч төбе зурлыгында кабартмалар әвәләп куябыз. Мичкә кергәнче алар бер сәгать чамасы күперергә тиеш. Өсте җилләмәсенгә, тастымал белән каплап торабыз.


Коймакны пешерү өчен ялкын кирәк булса, кабартмага күмер генә кирәк.
Кызган таба төбенә шактый мул итеп (кабартманың яртысы күмелсен) май салабыз. Безнең якта үсемлек мае белән катнаштырып эреткән туңмай кулланалар. Шушы май белән әзерләгән ризык аеруча тәмле була.

Май салган табаны мич түренә куеп, майны кыздырабыз. Кызган майлы табага уртасын тишекләп кабартмаларны тезәбез. Асты кызаруга, табаны мич алдына тартып, кабартманы әйләндерәбез. Икенче ягы да кызарса, әзер дигән сүз.



Кайнанам – Миңлегөл әни табынга чыгарганда кабартманы тәлинкәгә йөзе белән тезәргә куша. Йөзе дигәне – мичкә тыкканда өстә калган ягы була икән. Аның ул ягы дөрестән дә күперебрәк, матуррак булып тора.


Мичтә пешкән коймак та, кабартма да бик тәмле булды, кунакларыбыз кыстатып утырмады, мич белән табын арасында түбәләмә тулы коймак өелгән тәлинкәләр йөгереп кенә йөрде. Һәр күзәнәгенә сары май тулган ул коймак үзе авызга сикерәм дип тора икән.


Менә шулай, дусларым! Әгәр дә авылдагы зур мичегез исән булса, коймак пешерегез. Әле мин аның балалар өчен никадәр зур куаныч булуын язмадым. Мичтә утынның четердәп януын видеога төшереп тә мәш килделәр, табагач белән таба тартып та, кисәү белән күмер этеп тә... Шәһәрдәге әллә нинди әкәмәт атракционнарың бер якта торсын.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шул ,мич коймагынын тэме ботенлэй икенче! Ерак юалачакта эбием пешергэн коймак бит ул! Рэхмэт Лилия бик кунелле итеп язгансыз!Ризыкларыгыз мул булсын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур итеп язгансыз. Афэрин!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эх, әни пешергән коймак, кабартмалар күз алдына килеп бастылар, авызда тәмнәре тоелган шикелле булды!!! Рәхмәт материалны әзерләү өчен көч түгүчегә.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Куп ойлэрдэ авыл миче калмады шул инде... Кызганыч, нинди тэмле ризыкларыбыз турында сагынып сойлэргэ генэ калды.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Безнен аниебез гел шулай пешерер иде коймакны без торганчы мичка ягып тамле ислар боронны кытыклап уята иде . И гомерлар анида юк хазер андый мичта юк ...без исанбез

            Хәзер укыйлар