Логотип
Камыр ашлары

Колмак чүпрәсе

Кызыксынган кешегә колмак чүпрәсенең рецептын тәкъдим итәбез.



Хәзерге чүпрәне уйлап тапканчы, әбиләребез камырны колмак чүпрәсе белән куя торган булганнар. Колмак чүпрәсе – табигый ризык, аның организмга бер зыяны да юк, ә файдасы күп. Аның белән пешергән ипекәйләр әчкелтем, бик тәмле була. Үзләре тиз генә искерми дә, валчыгы да уалмый.
Кызыксынган кешегә колмак чүпрәсенең рецепты болай. Колмак әчеткесе белән пешерелгәнлектән, билгеле, иң элек колмакның үзен җыярга кирәк. Сентябрь урталарында – колмак күркәләре өлгергәч башкарыла бу эш. 1 литр суга 1 уч кипкән колмак алып, сары төскә кергәнче кайнатасың. Комак төнәтмәсеннән боламык ясала: 1 касә онга шаулап торган кайнар колмак төнәтмәсе салып туглана. Ул куе каймак кебек куелыкта була. Колмак әчеткесе җылыда 24 сәгать буе тора. Аннары суыткычта сакларга мөмкин. Ипи пешергәндә чүпрә урынына 1 аш кашыгы шушы әчетке алына. Ипи камыры кичтән изелә, иртән басыла. Колмак чүпрәсе белән куелган камырга җылы кирәк.
Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин колмакны 15 минут кайнатам. Аннан созеп он белэн болгатам. Куерак авыл сметанасы массасы килеп чыга. Шул масса тэн температурасы дэрэжэсенэ суынгач, калган ипи ачысы (срогы чыгып искергэн булмасын), яки ул булмаса дрожжи- 1 чэй калагы жылымса су белэн болгатып эчетергэ куясын. мин кичтэн ясыйм. Саласы икмэгеннен массасына карап, 1 кг.лы икмэккэ 3 аш кашыгы колмак салып икмэк пешерэм. калган колмакны 1,5 л.лы банкага салып, анын эченэ колмак искермэсен очен эрчеп чистартылган бэрэнге салып суыткычка куям. Бэрэнге 1 каз йомыркасыннан кечерэк зурлыкта. Шулай итсэн колмак искерми.

    Хәзер укыйлар