Хәләл пицца

Безнең өйдә пиццаны яратмаган кеше юк. Бу аңлашыла да: чөнки бу ризык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Бу аңлашыла да: чөнки бу кайнар ризык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Пицца пешерү мәшәкатьле инде мәшәкатьлеккә, аның каравы, бик туклыклы. Пиццаны, гадәттә, мин пирожки камырыннан пешерәм.
Камырны түбәндәгечә эшлим: башта табакка 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он салып, яхшылап болгатам. Шуңа 1 стакан кап-кайнар су салып тагын бер кат болгатам да, читкә - суынырга алып куям. Суынгач, 1 стакан җылымса су, 3 йомырка сарысы, 1,5 чәй калагы сүпрә салып болгатам да, 4-5 стакан оннан камыр басам һәм җылы урынга 1-2 сәгатькә кабартырга алып куям. Шуннан эчлеккә тотынам. Пицца ысланган колбаса белән тәмле була, дисәләр дә, эчлеккә мин тик хәләл ризыклар гына салам.
Беренче катка - үрдәк һәм каз ите кушып чыгарылган фарш, икенчесенә - тозлап-борычлап кыздырылган суган (кишер салсаң, баллырак була, шуңа анысын салмыйм), өченче катка - иттарткычтан чыгарылган пешкән ит (анысын салмасаң да була), дүртечесенә - тышы алынган һәм суы сыгылган тозлы помидор салам, аннан майонез ягам, иң азактан кыргычтан уылган сыр сибәм дә духовкага озатам. Шунысын да аерып әйтим әле, тозлы помидор белән пицца аеруча тәмле чыга. Тозлы помидор урынына кыргычтан уылган, суы сыгылган тозлы кыяр да салырга була. Тагын бер нәрсә. Майонезның организм өчен зыянлы икәнлеген барыгыз да беләсездер. Зыянын киметер өчен пицца өстенә пицца өстенә ягыласы майонезга 1 йомырка күперетеп саламю Шул рәвешле, майонезга йомырка кушылганын үземнән башка беркем белми, беркем күрми кала.
Минем әллә күпме җирләрдә (хәтта бик кәттә рестораннарда) пицца ашап караганым бар. Тик аларның берсенең дә тәмен таба алганым юк. Пиццаның иң тәмлесе - өйдә - хәләл ризыклардан пешкәне инде ул! Бу фикер белән сез дә килешәсездер, шулаймы, аш-су пешерергә яратучы дусларым?
Азыгы мул хуҗаның кышы кыска булыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.