Логотип
Камыр ашлары

Кәбестәле кетердәвек

Кирәк:

камыр өчен:
* 400–500 г бодай оны;
* 0,5 стакан (100 мл) үсемлек мае;
* 0,5 стакан (100 мл) су;
* берәр чәй кашыгы тоз, песок;
 
эчлек өчен:
зур булмаган ярты баш кәбестә;
эрерәк 1 баш суган;
1 тотам петрушка үләне;
тәменчә тоз;
майлар өчен – куе итеп пешерелгән чәй.
 
 

Эш барышы:

1. Табакка 400 г он иләп салабыз. Берәр чәй кашыгы тоз, песок, яртышар стакан үсемлек мае белән су өстибез. 




2. Барысын бергә кушып, йомшак кына итеп – кулга ябышмаслык итеп камыр басабыз. Өстен томалап, ярты сәгатькә җылы урынга күперергә куябыз.


 

3. Кәбестә белән петрушканы вак итеп турыйбыз, тоз салып, болгатабыз.


 
4. Үсемлек маенда туралган суганны кыздыргач, кәбестәне дә шунда салып, капкачын томалап сүрән утта әзер булганчы пешерәбез. Пешеп чыккач, җылымса булганчы суытабыз.
 



5. Камыр кисәген юка итеп – үтә күренмәле булганчы җәябез. Өстенә юка гына итеп эчлек салабыз да...



...трубка итеп төрәбез.



6. Шулай итеп башка камыр кисәкләреннән дә трубкалар ясап, майланган табага җөе белән аска таба тезәбез. Өстен, алсуланып пешсен өчен, куе итеп пешерелгән чәй белән майлап алабыз. 30-40 минутка 200 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз.



7. Әзер ризыгыбыз катламлы камырны хәтерләтә – үзе юка, үзе кетердәвекле, эчлеге дә сусыл була.
 


Ашларыгыз тәмле булсын!
  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар