Логотип
Камыр ашлары

Кәбестә белән йомыркалы бөккән

Юка гына итеп җәелгән төче камыр эчендәге искиткеч тәмле кәбестә берәүне дә битараф итмәс. Кәбестә пешми калыр дип борчыласы юк. Юка гына итеп туралган кәбестә сары май һәм шикәр кушкач, бик йомшак була. Мин бөккәннәрнең камыры юка, эчлеге күп булганын яратам. Бу бөккәннәрне дә нәкъ шундый итеп пешерик әле.

Кирәк: 

6 бөккән өчен:
* 1 йомырка;
* ярты стакан су (100 мл);
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* берәр чеметем тоз белән шикәр;
* бер чеметем аш содасы.
 
Эчлек өчен:
* 4  пешкән йомырка;
* 1 түтәрәм кәбестә;
* 1/4 чәй кашыгы тоз;
* 1 чәй кашыгы шикәр комы;
* 50 г атланмай;
* бөккән өстенә ягу өчен 1 йомырка.
 
 

Эш барышы:

1. 
Йомырканы үсемлек мае белән куе каймак куелыгы булганчы туглыйбыз. 


 
 
2. Тоз, шикәр комы, чәй содасы кушабыз, су өстибез дә, кирәгенчә он салып, камыр басабыз. Камырны 15 минуттан да кимрәк басмаска кирәк. Аннары камырны йомарлап, полиэтилен элпәгә төрәбез дә бер сәгатькә кырыйга куеп торабыз.

 
3. Бу арада кәбестәне юка гына итеп турап, зур табакка бушатабыз. Тоз һәм шикәр салып, кәбестәнең суты чыкканчы кул белән уабыз. Суты артык күп чыкса, түгәргә кирәк булыр. 


 
4. Каты пешкән йомырканы ваклап турыйбыз һәм кәбестә белән икесен бергә кушабыз. 

 
5. Шунда ук сары май өстибез. Шуның белән эчлек әзер.

 

6. Камырны 6 тигез кисәккә бүләбез. Һәрберсен юка итеп тәгәрәтеп җәябез. 



7. Камырның бер яртысына күп итеп эчлек салабыз, икенче яртысы белән каплап, ярымай рәвешендә бөрәбез. 

8. Әзер бөкәннәрне төбе майланган табага тезәбез.

 
9. 1 чи йомырканы 1 аш кашыгы су белән туглап, күпертәбез дә бөккән өстенә ягабыз.

 
10. Табаны 30 минутка 200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. 

11. Мичтән алгач, бөкәннәрнең өстен атланмай белән майлыйбыз да кайнар килеш табынга куябыз.

фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар