Логотип
Камыр ашлары

Катламлы камыр

Катламлы камырны кибеттəн дə сатып алып була, əлбəттə. Əмма бу камырны үзебезгə дə басарга
була.
 

Кирəк:

* 500 г он;
* 300 г атланмай яисə маргарин;
* 1 данə йомырка;
* стаканның 4/5 өлеше су;
* чəй кашыгының 1/2 өлеше тоз;
* 1 чəй кашыгы лимон суты яки уксус.

 

Эш барышы:

Онны илəп, куна тактасына салабыз. Он өстенə алдан кискəлəнгəн – эрергə өлгермəгəн май кушып, басабыз. Барлыкка килгəн камырда уем ясап, шунда тозлы су, йомырка, лимон сутын яисə уксус салып, əйбəтлəп басабыз. Камырдан шар ясап, өстен тастымал белəн каплыйбыз һəм 30-40 минутка суыткычка алып куябыз.

Катламлы камыр əзер.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар