Логотип
Камыр ашлары

Кабаклы өчпочмак

Кирәк: 

камыр өчен:
* он – 600-700 г;
* сыер мае – 75 г;
* үсемлек мае – 1 аш кашыгы;
* каймак (20%) – 2 аш кашыгы;
* кефир – 100 мл;
* диңгез тозы – 1/2 чәй кашыгы;
* сода – 1/2 чәй кашыгы.


Эчлек өчен:
* кабак – 750 г;
* сыер ите – 750 г;
* башлы суган – 3 данә (зурларын сайлагыз);
* тоз – 1 чәй кашыгы;
* төелгән кара борыч – тәменчә;
* укроп орлыгы – 1/2 чәй кашыгы.

 

Эш барышы:

1. Савытка җылы кефир, каймак, йомшарган сыер ите салып болгатабыз.


2. Оны иләктән чыгарып, тоз, сода сибеп, йомшак камыр басабыз. Ризык пленкасы белән каплап суыткычка куеп торабыз. 



3. Шушы вакытта эчлек әзерлибез. Кабакны төшләрдән, кабыгыннан арындырып, вакт шакмакларга турыйбыз. Сыер итен җепселләрдән арындырып, урмаен чикләвеге кадәр турыйбыз.

4. Суганны вак итеп турыйбыз. Тоз, борыч, укроп сибеп туглыйбыз.

5. Суынган камырны өлешләргә бүләбез. Чәй тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Уртасына эчлеген салып чыгабыз.

6. Камырны өч яктан чеметеп чыгабыз. 


7. Өчпочмакларны кәгезь җәелгән табага тезеп, 230 градуска кадр җылытылган мичкә салабыз. 


8. Мин иң аска ике кызыл кирпеч куям, өстенә - мул итеп тоз салынган иске таба урнаштырам. Болай  иткәндә мичтәге җылылык тигез җәелә, өчпочмаклар тиз пешә, асты көйми, өсте матур килеп чыга.
Мичтә бер сәгать тоткач, сүндерәбез һәм капкачын ачмыйча 30-40 минут тотабыз.


Әзер өчпочмакларны кайнар килеш өстәлгә чыгарабыз. Янына бульон яки чәй китерәбез. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар