Логотип
Камыр ашлары

Итле гөбәдия

Кирәк:

Камыр өчен:
•    он – 300 г;
•    сыер мае – 90 г;
•    сөт – 100 мл;
•    йомырка – 2 данә;
•    тоз – 1/2 чәй кашыгы;
•    шикәр комы – 1/2 чәй кашыгы;
•    көпшәкләндергеч – 1/2 чәй кашыгы.

Эчлек өчен:
•    корт – 250 г;
•    түгәрәк дөге – бер чокыр (200 мл);
•    суган – 3 данә (кечкенә);
•    тарттырылган сыер ите фаршы – 400 г;
•    тоз, борыч – тәменчә;
•    йомырка – 5 данә;

Өстенә сибәр өчен:
•    сыер мае – 50 г;
•    шикәр комы – 1 чәй кашыгы;
•    он – 3 аш кашыгы.
 

Эш барышы:

1.    Сыер маен эретәбез һәм салкын сөт белән болгатабыз. Ике йомырка, яртышар чәй кашыгы тоз, шикәр комы өстәп, күпертеп болгатабыз.


2.    Онны иләк аша уздырып, көпшәкләндергеч өстибез. Уртасында чокыр ясап, йомыркалы-майлы катнашмабызны агызабыз. Йомшак камыр ясыбыз – бер ун минут басасы.


3.    Әзер камырны икегә бүләбез. Зуррагын бик юка итеп җәябез һәм формага салабыз. (Форманы алдан майлап куябыз). Төбенә корт җәябез.


4.    Пешкән дөге чираты.


5.    Суганны урталай кисәбез, ә аннары нечкә каурыйларга телгәлибез.
6.   Суганны майда кыздырып алабыз.


7.    Тарттырылган сыер итенә өстибез.


8.    Тоз-борыч сибеп пешкәнчегә кадәр капкач астында кыздырабыз. Әзер эчлекне формадагы чираттагы кат итеп җәябез. Өстеннән тагын дөге салабыз.


9.    Йомыркаларны пешереп, вак итеп турыйбыз һәм дөге өстенә җәеп салабыз.


10.    Калган дөгене йомырка астына сибәбез һәм алдан төнәтелгән әчкелт-баллы йөзем сибәбез.


11.    Эчлек өстенә мул итеп эретелгн сыер мае агызабыз.


12.    Гөбәдия өстен юка җәелгән камыр белән каплыйбыз, кырыйларын матур итеп үреп-чеметеп чыгабыз.


13.    Духовкага куяр алдыннан гөбәдияне яхшылап майлыйбыз һәм өстенә вак сибәбез.
14.    Вакны ясыйбыз: 50 г йомшак сыер маена 3 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы шикәр комы салабыз һәм кул белән изәбез.


15.    Гөбәдияне 200 градуска җылытылган мичтә 40-50 минут тотабыз.
16.    Әзер гөбәдияне кайнар килеш өстәлгә чыгарабыз.



фото: Марина Дмитриева


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вкусная получилась! Знатная!

    Хәзер укыйлар