Җимешле кабак бәлеше

Бүгенге аш-су дәресебезне үткәрүче Мәрьям Миңнеголованың никадәр уңган хуҗабикә булуы хакында журналыбызда бер язып чыккан идек инде. Бу юлы, сүзләребезне дәлилләп, кабак бәлеше пешереп күрсәтүен үтендек без аннан. Үз бакчасында үскән алтын кабактан, йөзем-өрекләр салып, бик яратып пешергәнгәме, искиткеч тәмле килеп чыкты ул.

Хәер, Мәрьям ханымның кулы тигән һәр ризык шулай тәмле була, юкка гынамы аның пешергән тортлары, бәлеш-гөбәдияләренең даны еракларга таралган?! Сез дә аның рецепты белән пешереп карагыз әле бу бәлешне, хәтта, кабак яратмыйм, диючеләрне дә битараф калдырмаячак ул.

Хәер, Мәрьям ханымның кулы тигән һәр ризык шулай тәмле була, юкка гынамы аның пешергән тортлары, бәлеш-гөбәдияләренең даны еракларга таралган?! Сез дә аның рецепты белән пешереп карагыз әле бу бәлешне, хәтта, кабак яратмыйм, диючеләрне дә битараф калдырмаячак ул.
Кирәк:

(ризыклар бер зур табага исәпләп бирелә)
1 кг чистартылган, туралган кабак;
1 стакан тулыр-тулмас дөге (түгәрәге);
300–400 г җимеш: йөзем, күрәгә, өрек, караҗимеш;
2 аш кашыгы шикәр комы (кабакның тәменә карап, бераз күбрәк тә салырга була);
4 аш кашыгы эретелгән атланмай.
Камыр өчен:
100 г кибет каймагы (15%);
1 йомырка;
3 аш кашыгы көнбагыш мае;
0,5 чәй кашыгы тоз;
0,5 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель);
3 стакан чамасы он.
Эш барышы:
тирән эчле савытка каймак, йомырка, көнбагыш мае, тоз салып, туглыйбыз.
Онны камыр күперткеч белән кушып, токмач камыры кебегрәк катылыкта камыр басабыз.
Басып бетергәч, ярты сәгатькә суыткычка тыгып, ял иттерәбез.
Ул ял иткән арада, эчлекне әзерләп куйыйк.
Дөгене юып, тәменчә генә тоз һәм кашык ярым көнбагыш мае салынган кайнап торган суда бүрттереп алабыз. Су дөбердәп кайнамасын, югыйсә дөге изелә. Якынча 10 минут чамасы кирәк.
Җимешләрне җылымса суда яхшылап юабыз. Аннары чиста җылымса суда тотып, бераз йомшартабыз.
Кабакны өчпочмакка бәрәңге тураган кебек итеп турап, бер зур табакка бушатабыз. Шунда ук суы саркытылган дөгене, җимешләрне, шикәр комын салып, яхшылап болгатабыз.

Камырны куна тактасына бушатып, өч өлешкә бүләбез. Берсе – бәлешнең капкачына дигәне – 70-80 г (табаның зурлыгына бәйле); икенчесе – капкач өстен бизәргә дигәне – 40-50 г, калганы – бәлешнең төбенә. Бәлеш төбеннән бармак башы чаклы гына камыр алып калабыз – анысы бөке өчен.
Бәлеш төбенә дигән камырны таба читеннән мул гына чыгып калырлык итеп җәеп, майлаган табага салабыз.

Аның өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. Өстәге җимешләрне батырыбрак куябыз. 4 аш кашыгы эретелгән май сибәбез. Табадан чыгып калган камырны тигез бөкләмнәр белән бәлеш өстенә күтәреп куябыз.

Бәлеш өстенә дигән камырны артык зур итмичә җәябез дә эчлек өстенә каплап, бәлешне бөрәбез.

Капкач өстен бизәргә дигән камырны да шундый ук зурлыкта юка итеп җәябез. Ул кунада килеш, камыр читеннән 1 см эчкә кереп, уртага таба 8 кисем ясыйбыз. Уртага ук килеп җитмибез.

Камырны бәлеш өстенә салып, кырыен бәлешкә бөреп тоташтырабыз. Кисемнәрнең бер читен янәшәдәгесе белән бер урыннан гына чеметеп тоташтырабыз. Уртасын тишеп, бәлеш эчендә калган һаваны чыгарып бетерәбез дә кечкенә камыр кисәге белән бөкеләп куябыз.

Бәлешне180–200 градуска кадәр кызган мичкә тыгып, 1 сәгать–1 сәгать тә 10 минут чамасы пешерәбез. Мичтән алгач, бәлешне эретелгән атланмай белән майлыйбыз.

Кайнар сөтле чәй янына шулкадәр дә тәмле бу бәлеш, телеңне йотарлык!
Интернетта – «Мәрьям бите»: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=6569
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.