Логотип
Камыр ашлары

Гали Акыш сеңелләре рецепты

Бу бәлешне миңа Әнкара университетының инглиз әдәбияты укытучысы, профессор Белгин Элбир өйрәтте. Ул безне – XIX гасыр романнары дәресләренә керүче магистрларны – шушы бәлеш белән сыйлый торган иде.

Кирәк:


* бер пачка маргарин;
* 200 г шикәр комы;
* лимон цедрасы;
* бер лимон суы;
* бер йомырка;
* он;
* бер пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
* ваниль;
* 6-8 алма;
* дарчин (корица).


Эш барышы:


Салмак утта эретелгән «Пышка» тибындагы маргаринга 200 г шикәр комы яки тарттырылган шикәр комы (монда ярты пачка майсыз эремчек тә өстәп җибәрергә мөмкин), бер чеметем тоз сибәбез һәм чәнечке белән болгата-болгата күпертәбез. Лимон цедрасы һәм лимон суы өстибез. Суынган катнашмага йомырка сытып болгатабыз. Катнашма өстенә ике стакан он салабыз, болгатып җибәргәнче, көпшәкләндергеч, бер чеметем ваниль салабыз һәм туглыйбыз. Он өсти-өсти туглый торгач – камыр йомшак пластилинга охшарга тиеш. Камырны ике өлешкә бүләбез (берсе зуррак булсын) һәм, ким дигәндә, ярты сәгатькә салкынга куябыз.  
Камыр «өлгергән» вакытта, эчлек әзерлибез. Алмаларны орлыкларыннан чистартабыз, телемләп турыйбыз.

Маргарин белән мул итеп майланган табага камырның зуррак өлешен салып, кул белән изә-изә кырыйларына кадәр күтәртеп җәябез. Алма өлешләрен тезәбез. Алманың баллы яки әчкелтем булуына карап, шикәр комы һәм мул итеп дарчин сибәбез (соңгысы мәҗбүри!). 
Камырның икенче өлешен җәеп, табадагы бәлешне каплыйбыз, кырыйларын чеметәбез. Камыр уалып торганлыктан, ертылып китсә дә зыян юк, җиңел генә «ябыштырып» куябыз.

Табаны уртача утта җылынган мичкә куябыз. Камыр бик нәфис, ул янмасын өчен аска сулы савыт куеп калдырабыз. 
40-45 минутта бәлеш әзер була! 

Әлеге рецепт шунысы белән яхшы, эчлеген абрикос, сливага алмаштырып була (бу очракта дарчин салынмый). Шулай ук камырга да лимон урынына әфлисун суы сыгарга мөмкин. 

Эремчек өстәргә теләгән хуҗабикәләргә шуны әйтим: андый камыр йомшаграк, бәлеше дә зуррак була. Ничек кенә булмасын, лимон суы һәм цедрасы яки әфлисун суы һәм цедрасын өстәмичә калмагыз – бар хикмәте шунда! 

Вак-төяк киңәшләр
Бәлеш калай табадан авырлык белән аерыла икән, табаны бер-ике кат юеш тастымалга төрегез яки пар өстендә тотып карагыз. 
Торт, пирожныйга салачак әстерхан чикләвеген мичтә җиңелчә генә кыздырып алыгыз, аңа урман чикләвеге тәме керәчәк.
Бәлешне суынгач кына кисегез. Кайнар килеш кисәргә туры килә икән, пычакны кайнар суга тыгып алыгыз. 
Бәлеш пешкәндә тиз кызарса, аны юеш кәгазь белән капларга киңәш ителә.
Бәлеш янмасын өчен мич почмагына сулы табак куеп калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыз суларын китерердәй рецепт булган бу! ФБда фотосы матуры чыккан иде. лимон цедрасын - лимон кабыгы дисәң дә буладыр бу очракта, бәлки сүзлектә башка сүзе дә бардыр. пачка - кап - анысы бәхәссез туры килә бу урында.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик килешэм. Рэхмэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        " Акбабайлык телим сезгә!" Рэхмэт!!! Чэчлэр дэ, сакал-мыек та чалланды, Аллага шокер! Ике оныгым авыз тутырып бабай дип эндэшэлэр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әбиемнең фотосы куелган, язмыйча кала алмыйм. Әбием озын һәм бәрәкәтле гомер кичерде. 102 яшь тә 8 ай булганда быел 25 август көнне вафат булды. Бик авыр кичердек бу үлемне. Атна кич көнне кичтән үлде, җомга көнне гүргә иңдердек. Июль-август бик эссе торды, ә әбине күмгән көнне тамчы-тамчы яңгыр бөртекләре төште... Бик сагынабыз әбиебезне! Бу юлларны да еламыйча гына яза алмыйм... Без һаман да әби балалары шул

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нинди матур теләк! Көн кадагына...

            Хәзер укыйлар