Бик тәмле чып-чын гөбәдия



«Сөембикә» журналында эшләүче кызлар рецепты. Бик тәмле була, артык майлы да, артык баллы да түгел. Бәйрәмгә без алардан гел шушы гөбәдияне пешерттерәбез.


1 таба гөбәдия өчен кирәк булачак ризыклар

Камыр:
* 1 стакан сөт;
* 5 аш кашыгы эретелгән атланмай;
* 1 аш кашыгы үсемлек мае;
* 2 аш кашыгы майонез;
* чеметеп кенә тоз;
* 1 бал кашыгы шикәр комы;
* 1 бал кашыгы коры чүпрә (кашык өслеге белән тигез генә булсын);
* кулдан төшеп бетәрлек итеп басарлык күләмдә он (чама белән 3 стакан). Шулай да камыр каты булмасын.


Эчлек:
* 1 стакан дөге;
* 1,5 стакан йөзем;
* 8 йомырка (безнең йомырка вак, шуңа күбрәк), эре булса, 5 данә;
* 2 пачка май (шуның 5 аш кашыгы камырга тотыла, 1 аш кашыгы май валчык ясарга калдырыла);
* 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы;
* йомырка өстенә сибәр өчен чеметеп кенә тоз;
* 250-300 г корт (табага карап алына).



Эш барышы:
1 стакан сөтне җылытабыз, аз гына тоз, шикәр комы, үсемлек мае, майонез, сыер мае, чүпрәне салып, камыр басабыз. Камырны сәгать, сәгать ярым күпертәбез.

Эчлек ясау:
кәстрүлгә су салып (дөгедән 3 тапкырга күбрәк), кайнатып чыгарабыз, тәменчә генә тоз салып, дөгене бүрттереп алабыз. Суга 1 аш кашыгы үсемлек мае салсаң, дөгене соңыннан юасы да булмый, тишекле чүмечкә салып, суытасы гына була. Яхшылап юылган йөземне дөге белән болгатабыз.

Камырны куна тактасына төшереп, ике өлешкә бүләбез. Бер өлеше шактый зур, анысы – төбенә, берсе ярты уч кадәр генә, анысы – капкачына. Камырны уклау белән тәгәрәтеп җәябез.

Табаны үсемлек мае белән майлап (туңмай да ярый, ул табаны бозмый), аскы якка дигән камырны җәеп салабыз. Камыр табаны тулысынча каплый, таба читеннән асылынып тормый.

Камыр өстенә аз гына шикәр комы сибеп җибәрәбез, аннары корт җәябез, корт өстенә дә бер уч тирәсе шикәр комы сибелә. Аннары йөземле дөге салына. Дөге өстенә дә шикәр комы сибелә, бүлмә температурасында йомшарган май тезеп чыгыла. Дөге өстенә эре угычтан уылган йомырка салып, чеметеп кенә вак тоз сибәбелә.

Капкачка дигән камырны җәеп, гөбәдия өстенә каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз.
1 аш кашыгы майга 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны салып, уч төбе белән уабыз.
Валчыкны гөбәдия өстенә сибәбез дә, гөбәдияне күпертеп тә тормыйча, шунда ук кызу мичкә тыгабыз. 250 градуслы мичтә 30-40 минут пешерәбез. Өсте кызаруга, әзер була.

Бу видеода корт рецепты. Кортны өйдә дә әзерләсәгез була!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8977
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9063
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4784
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6016
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан