Логотип
Камыр ашлары

Белен ашыйсыгыз киләме?



Күрәгәле белен
. Кайнаган сөткә шикәр комы, тоз һәм акрынлап кына он салып, төерләр беткәнче болга­тыгыз. Камырны суытып, суда күпертелгән чүпрә өстәгез. Аннары йомырка кушып, камыр күпергәнче туглагыз. Шуңа ваклап туралган күрәгә кушып, болгатыгыз. Белен­не үсемлек мае белән майланган кайнар табада пеше­регез. Өске ягы кипшергәч, икенче ягын әйләндерегез. Ике стакан бодай онына: 3 йомырка, 100 г күрәгә, 10 г чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.

Әфлисунлы белен. Онга йомырка са­рысы кушып, яхшылап болгатыгыз. Шуңа шикәр ко­мы, тоз, сөт өсте, эретелгән атланмай һәм сөт салы­гыз. Аннан соң әфлисунны сыгып, согын камырга кушыгыз. Ә тугланган йомырка агын иң соңгы чиратта камырга салып болгатыгыз. Беленнәрне эретелгән маргарин белән майланган кайнар табада пешерегез.
Ике стакан бодай онына: 3 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 стакан сөт, 2 аш кашыгы сөт өсте (слив­ки), 2 аш кашыгы атланмай, 2 әфлисун, шикәр оны, тоз һәм кыздыру өчен маргарин кирәк.

Сырлы белен. Онга йомырка сарысы салып болгатыгыз. Шуңа тоз, шикәр комы, тугланган йомырка агы салыгыз да җылымса сөт өстәгез. Аннары вак угычта уылган сырны камырга кушыгыз, борыч сибегез. Бе­леннәрне үсемлек мае белән майланган табада пешерегез. Табынга майонез яисә каймак белән майлап куегыз.
Стакан ярым бодай онына: 3 стакан сөт, 3 йомырка, ярты аш кашыгы шикәр комы, 100 г каты сыр, 3 аш кашыгы үсемлек
мае, чирек чәй кашыгы төелгән кара борыч, тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар