Логотип
Камыр ашлары

Балык сумсасы

Кирәк:

(14 сумса өчен)
* 500 г он;
* 90 г атланмай;
* 3 йомырканың сарысы;
* 250 мл кайнатылган (топленое) сөт;
* 25 г свежий чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы тоз;


Эчлек өчен:
* 200 г чөгә (стерлядь) балыгы яки башка төрле балык;
* 1 тотам яшел суган;
* 2 пешкән йомырка;
* 30-50 г атланмай;
* тәменчә тоз, борыч;
* майлар өчен йомырка, су.
 

Эш барышы:

1. Җылымса сөттә чүпрәне җебетәбез.


2. 1 аш кашыгы шикәр комы, 


...өймичә генә 1 чәй кашыгы тоз өстибез.


4. 3 йомырканың сарысын кушабыз.


5. Йомшаган атланмай салабыз.


6. Бер өлеш онны иләп салабыз.


7. Миксер белән 10 минут чамасы әйләндерәбез.



8. Аннан, куна тактасына алып, калган онны өсти-өсти, камырны кул белән басабыз. Басып бетергәч, камырны савытка салып, өстен томалап, бер-ике сәгатькә кабарырга куеп торабыз.

9. Ике сәгать үткәч, камырны яңадан 5 минут чамасы басабыз да пакетка салып кабарырга суыткычка куябыз. Камыр сузылучан булып, ялтырап, саргылт төсмерле булып күпереп килә.


10. Камыр суыткычта торган арада, эчлеген әзерлибез.


11. Атланмайда вак итеп туралган яшел суганны кыздырабыз.


12. Әзер булган балыкның филесын, пешкән йомыркаларны да турап, суганга кушабыз.  


13. Тәменчә тоз, борыч сибәбез.


14. Камырны өлешләргә бүлеп, юка гына итеп җәемнәр җәябез. Уртасына эчлек салабыз. Кырыйларыннан, кыекчалап, 7 кисем ясыйбыз.


15. Өстән аска таба сумсаны балык формасына китереп, үрә башлыйбыз.


16. Балыкның койрыгын ясаган кебек, кисемнәр ясыйбыз.


17. Йомырканы 1 аш кашыгы су белән күпертеп, өстеннән майлыйбыз.


18. Духовканы 230 градуска кадәр җылытып, противеньгә антипригарный җәймә җәеп сумсаларны урнаштырабыз да 20-25 минутка пешерергә куябыз.

19. Духовкадан алгач, пульверизатордан бик әз генә су сиптерәбез. Алай иткәндә, сумсалар йомшап, кабарып китәр.

Табынга  кайнар килеш балык шулпасы белән яки кайнар чәй янына чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар