​Балан бәлеше

Татарларның кухнясында камыр ашлары зур урын алып торуын, камыр ризыкларын яратып пешерүләрен беләбез. Бәлешләрен аеруча яратабыз. Алар төрле-төрле. Үземнең менә балан бәлешен күптән пешерәсем килеп йөри идем. Кыш көне балан табуы кыен түгел бит. Күпләр аны катырып та куя. Агачларда да калдыралар. Базарларда да сатып алып була. Кыш көне баланның әчесе бетеп, хуш исле үзгә бер тәм керә аңа. Ә аның файдалы кыйммәтләре турында инде әйтеп тә торасы түгел, һәркайсыбыз белә булыр.

Балан бәлешен әче камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Ә эчлек өчен катырылган балан менә дигән булып чыкты. Мин аны кукуруз крахмалы һәм балан повидлосы белән катнаштырдым. Повидло желега әйләнеп, балан үзе бөтен килеш калды, шуңа күрә дә пешергәндә агып чыкмады. Оригиналь бу рецепт белән сезгә дә пешерергә тәкъдим итәм.

 

Кирәк:

(ике кечерәк яки бер зур бәлеш өчен)
* 500 г он;
* 1 аш кашыгы манный ярмасы;
* 6 г коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы (30 г) песок;
* 1 чәй кашыгы (9 г) тоз;
* 200 мл сөт;
* 50 мл үсемлек мае;
* 30 г атланмай;
* 1 йомырка.

Эчлек өчен:
* бер литрлы банка катырылган балан;
* 500 мл балан повидлосы;
* 3 аш кашыгы өеп кукуруз крахмалы;
* 30 г атланмай.

Бәлешне майлар өчен:
* 1 йомырка.
 

Эш барышы:

1. Чүпрә, тоз, песок һәм 1 стакан онны бергә кушабыз.


2. Җылытылган сөткә үсемлек мае салабыз. Аны болгатып, чүпрә, тоз, песок һәм оннан барлыкка килгән катнашманы кушып җибәрәбез.


3. 1 аш кашыгы манный ярмасы өстибез. Нәкъ менә манный ярмасы бәлешне искертми.


4. Аннан, йомшаган бер чеметем май белән күкәйне күбекләндереп, булачак камырга өстибез.


5. Калган иләнгән онны да шунда салып бетереп, камыр басабыз. Басып бетергәч, камырны тирәнрәк савытка салып, өстен каплап, 2 сәгатькә җылырак урынга куеп торабыз.


6. Катырылган баланны ботакларыннан арындырып, кукуруз крахмалы белән катыштырабыз.


7. Камыр күпереп чвккач, аны икегә бүләбез. Бер өлешен үсемлек мае белән майланган табага салып, 0,5-1 см калынлыгында таба тирәли җәябез. Аннан повидлоның ярты өлешен салабыз.


8. Повидло өстенә әзерләнгән крахмаллы баланны тигез итеп җәябез.


9. Калган повидлоны салып бетереп, өстенә атланмай түшәп чыгабыз.


10. Камырның калган өлешен икегә бүлеп, юка гына итеп – 2 мм чамасы калынлыгында җәябез. Җәймәнең бер өлешен кырыйларына кадәр җитмичә, пычак белән кисәбез. Аннан ул җәймәне бөтен җәймә өстенә салып, икесе белән дә бәлеш өстен каплап, кырый-кырыйларын беркетәбез.


11. Өстәге җәймәне матур итеп бөреп, бизәкләр ясап куябыз.


12. Хәзер роза чәчәге ясап куябыз. Аның өчен уртада өч түгәрәк ясап, берсе өстенә берсен каплап, бөрәбез...



...ә уртадан кисеп алабыз. Ике роза чәчәге килеп чыкты.


13. Йомырканы күбекләндереп, бәлешнең өстен майлыйбыз. Духовканы 230 градуска кадәр җылытабыз. Ул 10-15 эчендә җылынып өлгерә.


14. Бәлешне духовкага урнаштырабыз. Ул 25-30 минут эчендә әзер була.

15. Чәй табынына балан бәлешен суынган килеш чыгарабыз.
Тәмле булсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8895
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8976
    8
    72
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4687
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5933
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан