Логотип
Камыр ашлары

Балан бəлеше

Иң элек катыкка йомырка, маргарин, чəй содасы, тоз һəм он салып төче камыр басабыз.
 

Аннары баланны судан алып киптерəм дə, шикəр комы белəн он салып болгатабыз һəм шунда ук (шикəр эри башланганчы) табадагы камырның уртасына салып бəлеш бөрəбез. Бəлешнең өсте кабармасын өчен уртасына тишек ясыйм. Балан бəлешен мичтə 2,5-3 сəгать пешерергə кирəк.


Камыр өчен 1 стакан катык, 1 йомырка, 100 г маргарин, чəй содасы, тоз һəм он кирəк.

Эчлеккə ярты литрлы банка белəн балан, ярты кг шикəр комы, он тотыла.


фото: С. Гаффарова

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    2,5-3 сәг.?Бик озак бит бу!Житмәсә теше белән,ашказанын китереп чыгара бит ул.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Төшен чәйнәп ашасан бик файдалы ул балан, Гөльсинә!

      Хәзер укыйлар