Логотип
Камыр ашлары

Алмалы сушки

Кирәк:

* 225 г он;
* 50 г атланмай;
* 50 г шикәр комы;
* 2 йомырка;
* 1 чеметем тоз;
* уылган лимон кабыгы;
* 6 аш кашыгы каймак;
* 6 алма;
* сыек май;
* шикәр оны.
 

Эш барышы:

Атланмайны шикәр оны һәм йомырка белән бергә күпергәнче яхшылап туглагыз. Аннан соң шуңа тоз, лимон кабыгы, он, сыек каймак һәм 5 аш кашыгы су салыгыз.

Кабыгы әрчелгән алмаларны уртасында тишек калдырып, 1 см калынлыкта телемләп турагыз. Аннары камырга манчып майлы табада кыздырыгыз. Суынгач өстенә шикәр оны сибеп куегыз.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар