Логотип
Икенче ашлар

Сырга төрелгән сөмбаш

Аш төрләндерү өчен менә  менә ди­гән кабым­лык. Кунак­ларны, туган-тумачаларны үзгә ризык белән шаккат­тырыйк әле!
 

Кирәк:

* 200 г каты сыр;
* 30 г укроп яки петрушка;
* 300 г тозланган сөмбаш (семга) яки ала балык (форель).


Эш барышы:

Сырны эре угычтан уарга, үләннәрне ваклап турарга. Балыкны юка гына телемнәргә телергә.

Сыр белән үләннәрне бергә кушып, «су мунчасы»нда акрын гына эретергә.

Эрегән сырны полиэтилен элпәгә бушатып, өстән икенче бер элпә белән капларга һәм уклау белән юка гына итеп җәяргә. Никадәр юкарак булса, кабымлык та шулкадәр матуррак булачак.
Тик сыр тишелерлек үк булмасын.



 Өстәге элпәне алып, сыр өстенә балык телемнәрен тезеп чыгабыз һәм сырны астагы элпә ярдәмендә тәгәрәтеп төрәбез.
 Элпәсен алып, катламаны суыткычка куябыз. Балык белән сыр үзара ябышсын өчен аны җиңелчә генә берәр нәрсә белән бастырып торырга кирәк.



 Табынга чыгарганда сырлы катламаларны юка гына телемнәргә кисеп, яшел тәмләткечләр белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар