Логотип
Икенче ашлар

Мантый

Кирәк: 

Камыр
* 1 йомырка;
* 150-200 г җылы сөт;
* 30 г атланмай;
* тоз;
* 2-3 стакан он


Эчлек
* ит;
* бәрәңге;
* суган; 
* көнбагыш мае;
* тоз;
* борыч
 

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Камыр өчен барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз (мин йомырканы күп салмыйм, корырак итә камырны) , 20 минут ял иттерәбез. 

Мантыйның эче өчен итне, бәрәңгене вак итеп турыйбыз суган күп итеп турыйбыз. Барысын бергә тоз, борыч, әзрәк көнбагыш мае кушып болгатабыз

Камырны 3 өлешкә бүлергә. Юка итеп зур җәем жәйдем һәм шакмаклар кистем, уртасына эчлек салып, почмакларын тоташтырып, мантый савытын майлап тезергә. Кайнап торган су парында 45 минут тирәсе пешә. Табынга майонез, тәмлеткечләр белән бизәп бирергә.

Тәмле булсын!


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар