Көз нигъмәтләре

Көзге муллык чоры җитте. Кызарып пешкән помидорларны нишләтергә белгән юк, алмалар җирдә тәгәрәшеп ята. Кая урнаштырып бетерергә боларны, дип баш ваткан булсагыз, безнең киңәшләр нәкъ менә сезнең өчен. Әйдәгез, кетчуп белән лечо ясыйбыз. Искиткеч тәмле! Димәк, башладык!
Кирәк:
* 1,5 кг помидор;
* 700 г алма;
* 3 аш кашыгы шикәр комы;
* 1,5 аш кашыгы тоз;
* 100 г серкә (уксус);
* 5-6 теш сарымсак;
* 1,5 г төелгән дарчин (корица);
* 1,5 г төелгән кызыл борыч.
Эш барышы:
Помидор белән алманы юып турап, иттарткычтан чыгарабыз.
Сәгать ярымлап кайнаткач, шикәр комын, дарчин, серкә, тоз белән борычны өстибез, вак кына итеп уылган сарымсакны салабыз, тагын 15 минутлап кайнатабыз һәм банкаларга тутырабыз.
Кирәк:
* 3 кг помидор;
* 6 данә болгар борычы;
* 1 стакан сарымсак;
* 2 аш кашыгы тоз;
* 6 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 аш кашыгы серкә;
* 5 аш кашыгы үсемлек мае;
* 10 борчак кара борыч;
* 2 данә канәфер.
Эш барышы:
Помидорның яртысын иттарткычтан чыгарып, кайнатырга куябыз. Калган яртысын эре итеп турыйбыз.
Татлы борычны алты кисәккә, сарымсакның һәрбер тешен дүрт кисәккә бүлгәлибез.
Кайнап утырган помидорга боларның барысын да өстәп, тагын 20 минут кайнатабыз.
Кайнар килеш банкаларга тутырып, капкач белән томалыйбыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.