​Кыздырган банан белән тавык

Якыннарыгызны шаккатырырга телисезме? Көндәлек бәрәңге яки дөге урынына... банан кыздырыйк!

Кирәк:

* 600 г тавык түше;
* 2-3 данә банан;
* 300 г черри помидоры;
* сыек май һәм атланмай;
* тәмләткеч үләннәр, тоз, 
* борыч;
* алма серкәсе;
* сарымсак.


Эш барышы:

Тавыкны маринадлыйбыз: өлешләп киселгән тавык итенә тәмләткечләр, тоз, борыч, 2 аш кашыгы алма серкәсе, сарымсак салып тәпәлибез. 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз. 

Табага көнбагыш мае агызып, тавыкның һәр ягын 2-3 минут кыздырабыз. Түгәрәкләп туралган бананны атлан­май салынган табага тезәбез. Борыч, тоз сибәбез һәм уртача утта ике ягы да кызарып чыкканчы кыздырабыз.

Тавык һәм банан салынган тәлинкәне черри помидорлары, тәмләткеч үләннәр белән бизибез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»