Логотип
Камыр ашлары

Курник

Эльмира Василова: «Журнал укучылар белән бүлешәсем килгән менә бу рецептны да Резеда ападан отып алдым. Карап торышка гади генә тоелса да, искиткеч тәмле ул».


 

«Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Эльмира Василова – Арча районы Мәмсә авылы кызы. Һөнәре буенча шәфкать туташы ул, ире Азат белән Сәйдә, Нурислам, Динислам исемле бер кыз, ике малай үстерәләр. Эльмира – блогер, социаль челтәрдәге сәхифәсендә берсеннән-берсе тәмлерәк рецептлары белән уртаклаша. Аш-суга осталык – Надирә әбисеннән. Иртәнге дүрттә тимерче алачыгына эшкә китүче иренә кайнар өчпочмаклар тыгып озата торган булган әбекәе. Күз тимәсен, оныгына да әбисенең уңганлыгы күчкән. Шулай булмаса, көненә әллә ничә торт пешерер идеме? «Аена сиксән торт пешергән чакларым бар. Иң зур тортым – биш катлы, 28 кило авырлыкта иде», – дип шаккаттыра Эльмира. Аш-су серләре белән бала ялына чыккач кызыксына башлаган ул. Кайнанасы Мәүҗидә ападан да күп нәрсәгә өйрәнгән. «Көн саен үзем өчен нинди дә булса берәр яңалык ачам. Социаль челтәрләрдән мине карап барган дусларым да кызыклы рецептларын яза. Журнал укучылар белән бүлешәсем килгән менә бу рецептны да Резеда ападан отып алдым. Карап торышка гади генә тоелса да, искиткеч тәмле ул. Өйдәгеләргә дә бик ошады. Төп тәнкыйтьчеләрем – балалар. Алар яратса, димәк, чынлап та тәмле».


Кирәк (камыр өчен)

  • 300 г сөт;
  • 1 йомырка;
  • 100 г үсемлек мае;
  • 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы;
  • 1 чәй кашыгы тоз;
  • 8 г коры чүпрә;
  • кирәгенчә он.

Эчлек өчен

  • 400 г сөяксез тавык ите (бот итеннән сусылрак була);
  • 4 йомырка;
  • 200 г каты сыр;
  • 200 г атланмай;
  • тәменчә тоз.

Эш барышы

  • сөтне җылытып, шикәр комы белән чүпрәне салып, туглыйбыз. Өстен каплап, 15 минутлап күпертәбез. 

  • 1 йомырка, сыек май, тоз, он салып, камыр басабыз. Онны берьюлы күп итеп салмагыз, азлап-азлап кына өсти барыгыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Аны куна тактасына төшереп, озаклап басабыз. Камыр уңсын өчен, 15 минутлап басарга кирәк. Басып бетергәч, өстен тастымал белән каплап, сәгать ярым күпертәбез.
  • Итне өчпочмакка тураган шикелле шакмаклап турыйбыз. Каты итеп пешергән йомырканы шулай ук ваклыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз сибәбез. 

  • Камырны 40-45 граммлы кечкенә шарларга бүләбез. Һәр шарчыкны чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәябез. Җәем уртасына ике аш кашыгы эчлекне салып, җиңелчә генә тигезлибез. Эчлек өстенә берәр чәй кашыгы йомшарган атланмай куябыз. 

  • Камырның ике читен чираттан күтәреп бөреп, сумсалар ясыйбыз. 

  • Сумсаларны төбе майланган табага тезәбез. 1 йомырка агына 1 аш кашыгы сөт кушып туглап, сумсаларның өстенә ягабыз. Курникны 220 градуска кадәр кызган мичтә 35-45 минут пешерәбез. 

Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сумсамы, курникмы булып чыкты инде бу?

    • аватар Без имени

      0

      0

      В итоге- пирожки

      Хәзер укыйлар