Рецепт фотоконкурста катнаша! Тавыш бирү -
http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=4213
Кирәк:
* форель балыгы (рецепт семга, горбуша кебек балыкларга да туры килә);
* лимон, тоз, борыч, балык өчен тәмләткечләр;
* 1 аш кашыгы сыер мае;
* 1 чәй калагы он;
* 2 бармак сарымсак;
* 200 мл 10-15 процентлы каймак;
* 3 аш кашыгы зәйтүн мае;
* укроп, петрушка.
Балыкны пешерү:
Форель балыгын кисәкләргә бүлеп тоз, борыч, балык өчен тәмләткечләр белән ышкып чыгасы, өстенә бер лимон согы сыгасы һәм аз гына зәйтүн мае салып 30 минут әлеге маринадта тотасы.
Маринадта тотып пешергән балык йомшаграк була. Балыкны фольгага тезеп, 180 градуслы мичтә 45 минут пешерәсе.
Каймаклы соус әзерләү:
Табада сыер маен эретәсе, янына ваклап туралган сарымсак салып аз гына кыздырасы һәм бер бал кашыгы он салып, төерләре калмаслык итеп болгатасы.
Массага каймак (сливки), вакланган укроп өстисе.
Кайнап чыккач соус әзер.
Пешкән балыкны табынга өстенә әлеге соусны агызып, лимон, яшеллек белән бизәп чыгарасы.
Комментарий юк