Логотип
Икенче ашлар

Чүлмәктә пешкән шулпалы аш

Кирәк:

* бәрәңге; 
* ит, яки тавык ите (кем нәрсә белән тели); 
* суган;
* помидор; 
* шулпа, яки кайнаган су;
* сыер мае;
* лавр яфрагы;
* тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр.
 

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Бәрәңге, итне шакмаклап турадым, тоз борыч, тәмләткечләр кушып болгаттым. Чүлмәкләргә тигезләп тутырдым.



Аерым майлы табада башта суганны кыздырдым, аннан суган янына помидорларны турап салдым, әзрәк пешекләдем. Чулмәкләргә тигезләп бүлдем. Шулпа, яки кайнаган су өстәп болгатып чыктым. Лавр яфрагы, сыер маен салып, өстен капладым, 50-60 минутка мичкә пешәргә куйдым.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар