​Айва белән томалап пешерелгән ит

Кирәк:

(6 өлеш өчен)
* 500-600 г ит;
* 0,8-1 кг айва;
* бер баш суган;
* 4-5 аш кашыгы сыек май;
* бер уч йөзем;
* бер чәй кашыгы дарчин (корица);
* ярты чәй кашыгы шикәр комы;
* 2-3 теш сарымсак;
* тәменчә тоз, борыч;
* яшел үлән.
 

Эш барышы:


Шакмаклап туралган итне май салынган чуенда болгата-болгата кыздырабыз. Ит кызаргач, яртылаш боҗралап туралган суган өстибез, тагын кыздырып алабыз. Чуенга ярты стакан кайнар су агызып, якынча 20 минут томалап пешерәбез. Тоз өстибез.

Иткә шакмаклап туралган айва, йөзем салып, 5-10 минут пешерәбез. Туралган сарымсак, яшел үлән, дарчин, шикәр комы, тоз, борыч өстәп, әкрен генә болгатабыз. Тагын бер стакан кайнар су агызып, 20-25 минут пешерәбез. Табынга дөге яки бәрәңге белән бирәбез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»