Логотип
Уңыш серләре

​Карьера ясыйсыгыз киләме?(8)

Карьера баскычыннан тизрәк күтәрелүгә юл әле ул бар уңай сыйфатларыңны максимум файдалану дигән сүз түгел. Җаваплылык секторыгыз ни дәрәҗәдә югары булу шуның кадәр генә, сезнең өчен иң кыйммәте – аны табыш китерерлек итеп файдалану. Ахыр чиктә корпорация өчен финанс нәтиҗәләре беренче урында. 

Күбрәк – яхшырак дигән сүз түгел 

 

Карьера баскычыннан тизрәк күтәрелүгә юл әле ул бар уңай сыйфатларыңны максимум файдалану дигән сүз түгел. Җаваплылык секторыгыз ни дәрәҗәдә югары булу шуның кадәр генә, сезнең өчен иң кыйммәте – аны табыш китерерлек итеп файдалану. Ахыр чиктә корпорация өчен финанс нәтиҗәләре беренче урында. 

 Командасы зурраклар алга чыкмый бит көндәшлектә. Глобализциягә юл һәлакәтле дә булырга мөмкин әле. Үзегезнең карамакта булган нәрсәләрдән акча эшли өйрәнегез. Чыгымнарны киметегез, эш оештыруның нәтиҗәле юлларын табыгыз. Күрми калмаслар. 

Теге яки бу хезмәткәрне югарыга үстерү мәсьәләсе килеп чыкса, үз эш урынында кем әйбәт нәтиҗәләргә ирешә, шуннан чыгып сайлыйлар. Зур базарда теплица шартларында эшләүчеме, әллә кечкенә базарда югары нәтиҗәләргә ирешүчеме кирәгрәк? Сүзсез дә аңлашыла инде... 

 

Уңыш сере 

 

 Яхшы күрсәткечләр биреп торучы хезмәткәрләрне корпорацияләр дә, менеджерлар да эзли. Андыйлар һәрчак кирәк, аларны үстерәләр. 

Ләкин гел яхшы нәтиҗәләргә ирешү бер дә җиңел түгел. Шундый хезмәткәрләебезне күз алдыннан үткәреп карадым һәм уңыш серен ачтым. Алар эшләрен планлаштыра белә! Бар ягын төптән уйлап, стратегиясен әзерләп, форс-мажор очрак өчен запас вариантлар эшләп... Иң мөһиме – алар аралаша белә! Хезмәткәрләренә алдан ук кайчан, нәрсә буласын әйтеп куя. 

 

Күрсәтмәләр бирүдән курыкмагыз 

 

Үз эшеңнең бер өлешен башкаларга күчерүне йомшаклык билгесе дип исәпләүчеләр компаниядә байтак. Кемдер алар эшен үти алгач, компаниядә кирәксез кеше булып калмагаем, дип курка андыйлар. Теге яки бу вәкаләтне тапшырып, менеджерларның эшне хезмәткәрләр арасында дөрес оештыра һәм бүлә белүе хуплана гына. 

Беркайчан да күрсәтмәләр бирүдән курыкмагыз. Бурычыгызны ачык формалаштырыгыз. Кул астыгыздагы хезмәткәрләрнең эшен рациональ оештыра алсагыз, сез яхшы менеджер дигән сүз. 

 

Киңәшмәләрне вакытында башлап, вакытында төгәлләгез 

 

Бүгенге бизнеста иң авырткан урын – киңәшмәләрнең начар оештырылуы. Җыелышлар гел булып тора. Кайберләре – чынлап та эш буенча, күп очракта форма өчен генә. Ягъни карарлар кабул итәргә теләмәүдән генә. 

Әгәр киңәшмә җыясыгыз килсә, түбәндәгеләрне эшләгез: 

*көн тәртибен төзегез; 

*катнашучылардан нәрсә таләп ителгәнен җиткерегез; 

*көн тәртибендәге һәр пунктны тикшерү өчен вакыт билгеләгез; 

*киңәшмәне регламентны бозмыйча гына үткәрегез; 

*киңәшмәнең беркетмәсен язып барыгыз, анда эшләнәсе эшләр күрсәтелсен, җаваплы кешеләр билгеләнсен. 

Киңәшмәләр еш булырга тиеш түгел. Вакытында башланып, вакытында тәмамлансын. Файдалы һәм нәтиҗәле узсын.     

   

Теги: карьера Уңыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар