Карьера ясыйсыгыз киләме?(3)

Атаклы бизнесмен Том Маркет киңәшләрен бирүне дәвам итәбез.
Җитәкчегезне яхшылап өйрәнегез
Аңа мәгълүматны ничек җиткерергә? Бу сорауга җавапны яхшы белергә тиеш сез. Һәр җитәкче үзенчә кабатланмас, һәм һәркайсы нинди дә булса яңалыкка мөнәсәбәтен үзенчә белдерә. Мөһим әйбер турында хәбәр итәсегез булса, җитәкче аны нинди формада алырга теләгәнен ачыклагыз: кыска меморандум рәвешендәме, телефоннан шалтыратыпмы, тавышлы почтаданмы, бәлки, ул СМС-хәбәргә дә ризадыр. Җитәкче белән эффектив аралашуның беренче кагыйдәсе: аңа ничек җайлы, информацияне шул формада җиткерергә! Мин, мәсәлән, үземә тиз һәм кыска итеп аңлатуларын телим. Техник белемем юк, шуңа күрә коллегаларым махсус терминология кулланып сөйләшмәү ягында. Мин ял көннәрендә шалтыратуларын яратмыйм. Якшәмбе командировкага җибәрүләрен җенем сөйми. Балык яратмыйм. Соңга калып әзерләнгән кичке ашлар миңа ошамый. Мин кечкенә автомобильгә сыймыйм...
Шуның кебек, җитәкчегез турында да мөмкин кадәр күбрәк белегез. Аңа бик кирәкле клиент итеп карагыз. Җитәкчене үз ягыгызга авыштыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгез.
Җитәкченең хатыны белән дуслашыгыз
Боссның хатыны белән дусларча мөнәсәбәт тә әһәмияткә ия: ул карьерагыз үсешендә хәлиткеч роль уйнарга да, сезне түбән тәгәрәтергә дә мөмкин. Җитәкче хатыны белән күп тапкырлар аралашырга туры килер. Сез һәрвакыт уңай тәэсир калдырырга тиеш. Барып чыкса – яхшы, нейтраль калу – шулай ук начар түгел, әгәр инде аңа ошамасагыз, җитәкчегез сезнең хакта күңелсез сүзләр дә ишетергә мөмкин. Боссның хатыны белән аралашканда эш турында сөйләшмәскә тырышыгыз. Берүк конфронтациягә бармагыз. Боссның хәләл җефетен ошатмасагыз, нейтраль позицияне сайлагыз.
Бу кагыйдәләрне мин үз тәҗрибәмдә өйрәндем. Хатыным белән машинада эштән кайтканда һәр хезмәткәр турында ярыйсы ук тулы һәм төгәл комментарийлар ишетә идем. Яшермим, миңа ошый иде. Ул кешеләрне таный белә. Озак еллар дәверендә ниләр генә ишетмәдем: берсе эчүчелеккә сабышкан, берсе бик тупас, кайсысыдыр интригаларга оста, кемдер минем исемне дә белми икән...
Әйтәсе сүзем: үзегезне яхшы яктан гына күрсәтергә тырышыгыз.
Дөрес киенегез
Карьера очышында сезнең ничек киенүегез дә хәлиткеч роль уйный. Әгәр сез күзгә босс кебек күренмәсәгез, босс була да алмаячаксыз. Протокол киеме дә, формаль булмаган киемнәр дә булсын гардеробыгызда. Акчагызны дөрес маркаларга тотыгыз – һәрчак стиль буенча киенегез. Гардеробыгызны кирәксез әйберләр белән тутырмагыз, ләкин анда һәрчак караңгы-зәңгәр костюмыгыз эленеп торырга тиеш. Хатын-кызның да, ир-атның да һичьюгы бер «отышсыз варианты» – ак күлмәк йә блузка белән караңгы-зәңгәр төстәге шәп сыйфатлы костюмыгыз, шуңа туры килеп торган туфлиләрегез булсын. Югары даирәдәгеләр белән очрашканда менә шуларны кияргә кирәк! Визуаль тәэсирләр хәтергә уелып кала.
Карьерам башланган гына чакта мин гардеробка кагылышлы сорауларны дөрес хәл итә белми идем әле. Менеджерым мине киенүдәге бөтен нечкәлекләргә өйрәтте. Бервакыт ул мине кабинетына чакырды һәм утырып торырга кушты. Өстәлендә модалы киемнәр каталогы ята иде. Телефоннан үзе өчен алты костюмга заказ бирде. Сөйләшү ахырында миңа: «Бу зәңгәр костюмга заказ бир үзеңә», – ди. Ул чактагы акчам өчен шактый кыйммәт иде. Соңыннан гына аңладым: заказлар биргәндә тикмәгә генә кабинетына чакырмаган инде. Дөрес киенмәвемә бер ишарә булган ул.
Соңгы штрих турында онытмагыз
Тышкы кыяфәтегезне яхшырак күрсәтү өчен бер-ике штрих та җитә. Сыйфатлы фирма сәгатен тагып йөрегез (ул арзан була алмый). Классик стильне сайлагыз: алтын йә көмеш чылбыры теләсә нинди каеш, туфлиләр белән туры килеп торсын.
Алтын каләмле ручкагыз булсын. «Уотермен» йә «Монблан» фирмасы булса, яхшырак.
Ирләргә берничә пар стильле күлмәк җиңе каптырмалары булдыру зарур. Дизанерлар эшләгән каешыгыз аяк киемегез белән туры килеп торсын. Кара туфли – кара каеш. Көрән туфли – көрән каеш. Кара туфли көрән каеш белән сезне чын ахмак итеп күрсәтәчәк.
фото: https://pixabay.com
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.