Логотип
Уңыш серләре

Карьера ясыйсыгыз киләме?(1)

Атаклы эшмәкәр Том Маркерт «Карьераны кызуында сук. Яшәү рәхәт, ә босс кәнәфиендә тагын да шәбрәк» дигән китабында карьера баскычларыннан күтәрелергә теләүчеләргә 102 кагыйдәне ачып сала. Беләсегез киләме?

Атаклы эшмәкәр Том Маркерт «Карьераны кызуында сук. Яшәү рәхәт, ә босс кәнәфиендә тагын да шәбрәк» дигән китабында карьера баскычларыннан күтәрелергә теләүчеләргә 102 кагыйдәне ачып сала. Беләсегез киләме?

 

Акыл белән тырышып эшләргә кирәк

Тиз генә баерга тәкъдим итсәләр, тизрәк качыгыз. Сезне төп башына утыртмакчылар. Акчалы булыр өчен эшләргә кирәк. Күп акчалы булыр өчен акыл белән тырышып эшләргә кирәк.

Беркемгә бернинди гарантия бирелмәгән!

Әгәр сез эш урыны саклануга өмет итәсез икән, ялгышасыз.

Эштә үстерерләр дип уйлап та ялгышасыз.

Зур хезмәт хакына лаек мин дип тә ялгышасыз.

Иркен кабинет өмет итеп тә ялгышасыз.

Бизнеста нәрсәгә дә булса исәп тоту урынсыз. Бизнес үзеңнән гел «кертеп торуга» корылган. Күпьеллык хезмәт стажын хуплаучы кадрлар сәясәтен өнәмим мин. Яңа килгәннәрнең дә, күптән эшләүчеләрнең дә шанслары бердәй булырга тиеш. Эшеңнең нәтиҗәсенә карап түләнергә тиеш.

Мотивация эзләгез

Сәламәт эгоизмыгыз булмаса, югары рангтагы җитәкче була алмыйсыз. Югары дәрәҗәдә уңыш китерә торган эш бик катлаулы, күпкырлы, югары таләпләр куя, һәм теләсә кем аны башкарып та чыга алмый. Баскетбол командасы тренеры: «Минем эш нәтиҗәләре һәр көн саен газетада күренә», – ди. Теләсә нинди компаниядә дә җитәкченең эш нәтиҗәләре еллык отчетларда күренә. Теләүчеләр аның белән таныша ала. Түбән күрсәткечләр белән югары постларда утырып булмый. Димәк, дәрәҗәле эшеңне югалту куркынычы яхшы мотивация була ала. Акча да әйбәт стимул булып тора. Зур компаниядә җитәкче урында утырып әйбәт акчалар алырга мөмкин. Ләкин куйган хезмәтең дә саллы булырга тиеш. Компания талантыгыз өчен дә, эш күрсәткечләрегез өчен дә түли. Әгәр акча сезнең өчен мотивация булса, югарыга күтәрелергә шансыгыз бар.

Әйбәт эгоизмда да, акчада да бернинди начарлык күрмим. Алай түгел дип, килешмәгән булып кыланасы юк.

Сәгатькә карап эшләүне онытыгыз

Эш сәгате бетүен көтеп кенә эшләп йөрсәгез, бервакытта да хезмәтегездә күтәрелә алмаячаксыз. Егерме еллап төрле илләрдә эшләү практикам әлеге кагыйдәнең универсаль икәнен искәртә. Кайбер илләрдә эш режимы башкаларныкыннан да катырак. Бу яктан Төньяк Америка лидер булып тора.

АКШта консалтинг фирмасы җитәкчелегендә үз карьерасын башлаган дустым Тед Марзилли болай искә төшерә: «Атна ахырында табель тутырганда максималь түләү 40 сәгатькә (көненә 8 сәгать эшләү) дип язылса да, кайбер атналарда эштә ике тапкыр озаграк утырабыз. Эшлекле мохит шундый: клиенларыбызны кабул итәргә, коллективта үз репутациябезне сакларга тиешбез. Эштән «иртәрәк» китү карьера үсеше перспективасына туры килми. Теләсә нинди консалтинг проектлар белән утырганда вакыт җитмәү үзен сиздерә. Проект җитәкчесеннән:«Соңгы арада бик күп эшләдең, кич алданрак китмисеңме соң?» – дигәнне бик сирәк ишетергә туры килә. Корпоратив кагыйдәләр шундый: булдыра алмасаң, фирманы калдырып китәргә тиеш буласың. Һәр проект – профессионализмыңны исбатлаучы полигон ул. Эленке-салынкы гына эшләп булмый».

Эштәге һәр минутыңның нәтиҗәсе дә күренергә тиеш. Ланчка тәнәфесләр ясап алу турында онытыгыз, димәк. Ашаганда, сез фирмага акча китермисез бит.

Баш күтәрми эшләмәсәгез, акыллырак, үҗәтрәк икенче берәү бу виражда сезне узып китәчәк. Эволция кануны буенча көчлерәкләр алга чыга. Исәпләүләрем буенча, мин атнага 60 сәгатьтән дә ким эшләмәдем, кайчак күбрәк тә чыга иде. Эшкә бирелгәнлек булмаса, талант кына үстерә алмый. Тирәгездә шулай ук талантлы башка бик күпләр эшкә ябышып ятарга мөмкин. Ә приз иң тырышларга эләгә.

Балаларны да карап, өй эшләрен дә алып барып, җитди карьра ясарга омтылучы парлар томыш графигын эшкә һәм гаиләгә зыян китермәслек итеп оештырырга тиеш. Балалар караулы булса, эш барып чыга, булмаса – юк.
 

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7336

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар