Карьера ясыйсыгыз киләме? - 10

Соңармагыз
Җыелышка билгеләнгән вакытка берүк соңга калып килә күрмәгез. Ниндидер ваемсызлык һич килешми бу очракта. Миңа соңга калып йөрүчеләрне күп күрергә туры килде. 5-10 минутка, кайчак озаккарак та соңга калалар.
Командировкада булсагыз, йокыдан иртәрәк торыгыз. «Йоклап калганмын» дип аклану бер кысага да сыймый. Будильник куегыз. Кунакханәдә дежурныйдан шакып уятуын сорагыз. Кирәкле вакытта кирәкле урында була белергә кирәк.
Җаваплы киңәшмәгә соңга калып килү бик зур хилафлык булачак! Нинди киңәшмә икәнен чамалыйсызмы? Анда сезнең босс, боссыгызның боссы утыра... Киңәшмәләр залының ишекләре, соңга калучыларны фаш итеп, туктаусыз дөпелдәп ачыла. Залдагылар дәррәү ишеккә борыла. «Гаеплене» энә күзеннән үткәрәләр. Кичтән тамчы да эчмәгән булсагыз да, алдагы көнне шактый бәйрәм иткән икән дип уйлаячаклар.
Кирәк икән, өч будильник куегыз, дустыгыз иртән шалтыратып уятсын. Вакытында торыгыз, вакытында киңәшмәгә килегез.
Телефоныгыз шалтыраса, җавапсыз калмагыз
Телефоныгыз шалтыраса, трубканы алыгыз. Топ-менеджер телефонын үзе алса, кешеләр хәтта гаҗәпкә кала. Ә бу исә «Сәлам, мин сөйләшүгә әзер!» яки «Мин булышырга әзер» дигәнне аңлата.
Сүз дә юк, кайчак телефоннан ялыктыргыч коммерсантлар белән дә аралашырга туры килә. Мин үзем тыныч карыйм моңа: һәркемнең үз эше инде. Андыйларга, кагыйдә буларак, ярты минут вакытымны бүләм: тәкъдимнәре мине кызыксындырырлык булмаса, итагать белән генә саубуллашу ягын карыйм.
Җавапсыз калган шалтырауның нинди мөһим буласын беркайчан белмисең бит.
Аванс отчетларыгызны күпертмәгез
Легитим чыгымнарны каплауны гына таләп итегез. Үз компаниягезнең бухгалтерия кагыйдәләрен өйрәнегез һәм кабул ителгән нормалардан тайпылмагыз.
Компания аванс отчетларын тикшерү өчен аудиторлар чакырганда сез кристаллдай чиста булырга тиеш. Аудиторлар үз эшенең осталары, алар беркайчан да күз буяуларга юл куймаячак.
Аванс отчеты сезнең намуслылыкка имтихан ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.