Илшат Рәхимбай

Татарстан кинематографы дөнья­сында яңа исемнәр елдан-ел күбрәк күренә. Сары күзлекле яшь режиссер Илшат Рәхимбайны да күпләр белә булыр. Аның эшләре белән танышкач, егет Татарстан киносы кысаларына гына сыймый, дигән фикер туа. Фильмнарында бөтен дөньяны борчый торган мәсьәләләр хакында сүз кузгата бит. 

Диплом эше итеп төшергән «Гастарбайтер» картинасы Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде, хәзер дә 15 илдә төрле бәйгеләрдә катнашуын дәвам итә. 



Илшат Рәхимбай клиплар төшерүче буларак та танылган. Аның «Син кирәк» дип аталган эше – «Клюф-2011» фестивалендә «Иң яхшы музыкаль яки шигъри фильм» номи­нациясендә, ә «Хәзер яз» дип аталган тасвир-намәсе «Иң яхшы сценарий» номинациясендә премиягә лаек булды. «Кайда» клибы Бөтен­россия «Селигер фильмы-2011» кинофес­тивалендә «Иң яхшы оператор», ә һәвәс­кәр­ләрнең Казан кинофести-валендә «Иң яхшы клип» номинация-сендә җиңү яулады. «Harmony» клибы ха­лыкара «Алтын бишлек» кинофес­тива­лендә иң яхшысы булып танылды.


Тормыш юлы
1988 елда Балтачта туган. Мәктәпне тәмамлагач, ТДГПУның музыкаль уен кораллары бүлегенә укырга керә. Тик анда өч ел укыгач, бу юлның үзе өчен бик тар булуын аңлап ала. Кинорежиссер һөнәре, чиксез мөмкинлекләр вәгъдә итеп, кызыктырып тора аны. Шулай итеп, язмыш юлы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына китерә. 

Хәзерге вакытта ул «Күз алдына китер» дигән кыска метражлы нәфис фильм төшерү белән мәшгуль. Ул иҗаты турында яратып сөйләсә, иҗаты исә аның үзе хакында сөйли, аның дөньяны күзаллавын ача. Үзен тәннең тар һәм көчсез кысаларына бикләнгән җан итеп кабул иткән иҗатчының инструменты ул. Шундый бәхетле мәхәббәт кенә чын сәнгать тудыра ала.  

«Күз алдына китер» 
VII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә хәзрәт, гадәттәгечә, православ рухание белән түгел, үзе генә килә. Ул кап-карадан киенгән, тар ак якасы гына күренеп тора. Аны күргәч, Илшатның башында мулла-рухани образы гәүдәләнә. Нәкъ менә шул вакытта режиссерның күңелендә фильм төшерү идеясе дә бөреләнә, тора-бара ул җитди кино буларак үсеп җитә.



Нәрсә турында? 
Фильмдагы вакыйгалар ике авылда – татар һәм рус авылларында бара. Шунысы кызык: татар авылындагы вакыйгаларны – татарча, рус авылындагыларын русча төшергәннәр. Рухани атакай – поп кисәк кенә вафат булганнан соң, ике авылга бер дин әһеле – мулла кала. Мулла тәмам аптыраган: үз диненә генә хезмәт итәргәме, әллә күрше рус авылы халкына да ярдәм итәргәме? Алай итсә, авылдашлары нәрсә дияр? Мулла белән попны дин генә түгел, туганлык җепләре дә бәйләп торган икән бит.
Шулай булгач, әлеге фильм дин турында гынамы соң?


Тамашачы белән диалог
Режиссер әйтүенчә, ике авыл, ике дин күпкә зуррак проблемаларны күрсәтү өчен фон гына. Бүгенге җәмгыятьтә глобаль проблемалар болай да җитәрлек бит: дөнья бутала, кешеләр бер-берсен аңламый, бер дәүләт икенчесе белән сугыша. Ни өчен болай соң бу? Нәрсәгә без яшәр өчен бирелгән вакытны нәфрәт һәм җәнҗалга сарыф итәбез? Без кем?
Бу дөньяга ни өчен килгәнбез? Безне бу җиргә кем җибәргән? Яшәүнең мәгънәсе нидә? Бу сораулар һәрберебезнең күңелендә бар, тик аларны бик сирәк кузгатабыз. «Күз алдына китер» фильмы шушы сорауларны игътибар үзәгенә куеп, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. 



 
Ишарәләр 
Илшат Рәхимбай әйтүенчә, фильмны төшерү барышында зур проблемалар тумаган. Ә менә ишарәтләр бөтен җирдә булган. Күз алдына китерегез: төп геройларны уйнаучы актерлар Раушан Шәриф белән Марсель Тимофеев беренче очрашуга бертөрле киемнән килгәннәр. Алдан сөйләшмичә! Төшерү өчен ике кечкенә малай кирәк булгач, Раушан белән Марсель икесе ике малай табып алып килгән, ә алар абыйлы-энеле булып чыккан. Режиссер бу ишарәтләрне: «Димәк, мин дөрес юлдан барам», – дип аңлаган. 




Фильмның киләчәге
«Күз алдына китер»нең сценарие Россия күләмендәге берничә дәрәҗәле конкурсның шорт-листына эләккән. Танылган продюсер Александр Шульгин фильмның сопродюсеры булырга ризалашкан. Ул фильмны халыкара Канн кинофестивале кысаларында тәкъдим итәргә ниятли. 
Фильм төшерелеп беткән, монтажлыйсы гына калган. Тик монысы иң катлаулы эш – финанс ягын да карарга кирәк. Шуңа күрә хәзер теләктәш кешеләрдән матди ярдәм җыю бара. Максат – чит илгә дә алып чыгарга мөмкин булган сыйфатлы фильм ясау. 


Әлеге фильмны төшерү өчен матди чаралар краудфандинг аша биредә җыела.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 июнь 2021 - 21:17
    Без имени
    БИК эшэке хэзерге заман балалары...садиктан Олы БН кайтып бара ,теге Олы телефон тишегенэ кереп баткан..бала чыбык БН дводрагы паркованый машиналарны сызырыпмы сызырып кайта,аны кургэн,замечания ясыйсы олы телефон тишегендэ
    Туган көн
  • 22 июнь 2021 - 13:49
    Без имени
    Бик кызганыч хэл, аллам сакласын!
    Каргыш төшә ул
  • 23 июнь 2021 - 08:08
    Без имени
    Кеше беркайчан да узгэрми. Конче кеше бн яшэу биииик авыр, купчелек кинэшенэ колак салып, тиз арада качсын сенелегез. Анлатмыйча бер-ике эшне узенчэ эшлэп карасын эле сенелегез, нэтижэсен узе курер. Гел егет телэгэнчэ эшлэп баргач, сизми эле ул аны.
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 23 июнь 2021 - 08:35
    Без имени
    Ул ауырыу холҡо бер ваҡытта ла үҙгәрмәй
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 21 июнь 2021 - 22:01
    Без имени
    Бик дөрес,мэгьнэле сүзлэр!Язучынын сүзенэ колак салыгыз,яшьләр!
    Иргә хөрмәт булырга тиеш!
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан