Логотип
Уңыш серләре

Дөньядагы иң бай кеше Илон Маск әнисенең бала тәрбияләүдә төп киңәшләре

Илон Маск  бүген дөньядагы иң бай кеше. Аның уңышка ирешү сере, әлбәттә, күпләргә кызыклы. Ә тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен гаилә тәрбиясенең дә роле зур. Әнисе Мэй Маскның балаларын тәбрияләү буенча киңәшләре экстравагант булып тоелыр. Әмма ул Илон Маскны тәрбияләгән ана!


Илон Маск  – бүген дөньядагы иң бай кеше. Аның уңышка ирешү сере, әлбәттә, күпләргә кызыклы. Ә тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен гаилә тәрбиясенең дә роле зур. Әнисе Мэй Маскның балаларын тәбрияләү буенча киңәшләре экстравагант булып тоелыр. Әмма ул Илон Маскны тәрбияләгән ана!


  Шуны да әйтергә кирәк, Мэй Маск балаларын ялгызы гына тәрбияли. 31 яшендә ул абьюзер иреннән аерылып китә. Ялгызы гына өч баланы аякка бастыру җиңелләрдән булмый, әмма Мэй бервакытта да күңел көрлеген югалтмый. Инде киңәшләрен укыйк:

 

Балаларга һәрвакыт кечкенәләргә караган кебек карагыз, аларны әрләмәгез
Мэй бервакытта да аларга үз фикерен такмаган, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәләр, әрләмәгән, көлмәгән. 

Балаларны бозмагыз

Бу хисләргә кагылмый: Мэй чиксез мәхәббәт, тыгыз элемтә, һәртөрле ярдәм балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик мөһим дип уйлый.  Дөньядагы иң бай кешенең әнисе уңайлылык һәм төрле артыклыкларны өченче дәрәҗәле әйберләр дип саный: ул балалары белән тиран иреннән качканнан соң, аларга бик тыйнак яшәргә туры килгән. Идәндә матрасларда да йоклаганнар, фасоль ашы гына  ашап та яшәгәннәр.


Әдәплелеккә өйрәтегез
Күп эшләргә һәм яхшы эшләр башкарырга мөһим, дип саный Мэй. Аның фикеренчә баланы иң элек әдәплелеккә һәм башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтергә кирәк. «Балаларыгызны яхшы гадәтләргә өйрәтегез. Әмма алар нәрсә теләгәннәрен үзләре хәл итсеннәр», – ди ул. Подъезд янындагы әбиләр белән исәнләшә башлап та, көннәрдән бер көнне Марска очарга була!


Өй эшләрен тикшермәгез һәм аларга нәрсә укырга кирәген әйтмәгез 
«Мөстәкыйльлек, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек һәм балаларда кечкенәдән үк җаваплылык  хисен тәрбияләргә тырышыгыз», – дип киңәш бирә ул әти-әниләргә. Мэй бервакытта да балаларының өй эшләрен тикшермәгән, бәлки кайчак  балалары аны башкармагандыр да, әмма ялкаулык нәтиҗәләре белән мөстәкыйль рәвештә үзләре  «көрәшкән». Балалар үзләре курслар тапкан, университет сайлаган. Хәтта документларны да үзләре тутырган. 


 Балаларга теләгәннәрен сорарга өйрәтегез
«Эндәшмисең икән, бернәрсәсез калырга мөмкинсең. Сорыйсың икән, бәлки, сиңа «әйе» дип җавап бирерләр», – ди үз балаларына Мэй. Ул аларны үз ихтыяҗлары һәм теләкләре турында  курыкмыйча сөйләшергә өйрәтә.


Балалар белән күбрәк вакыт уздырыгыз, хәтта алар зур үскәч тә 
«Мин балалар хакына түзеп яшәдем, аннан соң алар хакына аерылдым», – ди Мэй.  Ул һәрвакыт уртак очрашулар оештыра. Һәм аның бик мәшгуль балалары, барлык эшләрен ташлап,  ул очрашуларга җыела. «Безгә бергә бик яхшы, чөнки һәркем теләгәнен эшли ала. Син яраткан кешеләр арасында, әмма үзең нәрсә телисең, шуны эшли аласың. Бернинди мәҗбүр итү юк», – дип аңлата Элон Маскның әнисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар