Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Яшәү мәгънәсе

Аллаһ кешегә гомерне
Ярату өчен биргән.
Яши-яши бу фикердә
Көннән көн куәтләнәм.

Иң элек ярат үзеңне:
Сәламәтлекне сакла,
Ходай биргән сәләтеңне,
Хыялларыңны сатма.


Дөнья өчен синең бәхет –
Иң алдынгы, төп бурыч,
Бәхетсез кеше булмас ул
Чынлап сөючән, тыныч.

Сөю тулы күзләр белән
Башкар һәрбер эшеңне.
Күр табигать матурлыгын,
Күр Аллаһның олылыгын,
Тәрбиялә гаиләңне!

Ярдәмеңә мохтаҗ булса,
Кирәк булсаң кешегә,
Булдырган чаклы булыш син,
Бәхет шуннан да килә.

Әмма үзеңне сындырма -
Чын йөрәгеңнән булсын.
Кыланма, театр түгел,
Гомер чынлыкта узсын!

Көтмә җавап, көтмә мактау,
Кеше фәрештә булмас,
Әмма кылган яхшылыгың
Ходай күзеннән качмас.

Ачу тотма, бер сырхау ул,
Эчтән ашап бетерер,
Гафу итен, тиз гафу ит,
Калганын Тәңре белер!

Авыр чакларда сабыр бул,
Бу да Аның хикмәте.
Шатлык килсә, рәхмәтле бул –
Һәр дәресе кыйммәтле!

Үз тормышың үз кулыңда,
Җаваплы тик син аңа.
Оптимист, эш сөючәннәр
Ирешер морадына.

Барчабызның күңелендә
Аллаһ чаткысы янсын.
Яшәеш белән исбатлыйк
Аның көчен, барлыгын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар