Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Уйчанлык...

Моңлы музыкант бер көй суза,
Чын күңленнән назлап җанны.
Йөрәгем дөрли - кышлар уза,
Уйна музыкант! син Язны...

Уйчанлык уяна язларда,
Булмый шул тыеп Күңелне!
Көйне кошлар сала авазга -
Диңгездәй шаулый Күгем дә!

Музыкант көе үтеп керде
Томанлы тәрәздән Җанга...
Эндәшмичә назлап моң өрде,
Хыялым сыенды Назга!..

20.05.2018.

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар