Әтием утырткан алмагач

Әтием утырткан алмагач
Әтием утырткан алмагачМинем белән бергә үсте,
Бик сөендек чәчәк ул аткач,
Алма көтеп сулар сиптем!..
Кайчак ачулы җил узса да,
Сыгылмады ул, сынмады.
Әтием назы торды сакта -
Ак чәчәкләр коелмады!..
Көзләр җитте,мин инде үстем
Өлгермәдем дә селкетергә...
Алма тәгәрәде, әтием
Калды шул мизгел хәтердә!..
Алсу алмалар тәгәрәде,
Әтием алмагачыннан.
Алмаларын әти күрмәде,
Уйга калып моңнарыннан...
08.08.2017
Чәчкә таҗы бизәк күңелгә!..
Мәхәббәт hәр йөрәктә сихри серЯтларга җан хисләр сизелмәс...
Сөелеп сөйгәндә йөрәктер бер,
Серле хисләр элек-электән!..
Гомердән озын саф теләк,
Урыны күренмәс җанда...
Яши теләк бәхет теләп,
Гөлләр яратып чыклы таңда!..
Назлый күңелләрне моңлы гөлләр,
Күмелеп ягымлы сүзләргә...
Гашыйк җан гөлдән такыя үрә,
Чәчкә таҗы бизәк күңелгә!..
22.07.2017
Илаһи нурлы хыялым!..
Билгесезлек шом салса да җанга,Югалмый күңелдә омтылыш;
Юанам карап Илаһи нурга -
Кайный каным - яңара тормыш.
Талпынам очарга моңланып,
Интегсә дә янып рухым -
Сердәш-дустым, сихри юлдашым-
Илаһи нурлы хыялым!..
Бирешмим һичшиксез җәзаларга,
Yткәрәм шелтәле карашлар;
Биим басып утлы табаларга,
Була шау-шу, яшьле шатлыклар.
Талпынам очарга моңланып,
Интегсә дә янып рухым;
Сердәш-дустым, сихри юлдашым-
Илаһи нурлы хыялым!..
Хыял-бакчамда гөлләр чәчәктә,
Сибә иртән ай- нур чыкларын;
Моңайма дип елмайса фәрештә -
Чәчәк ата тормыш юлларым!..
04.08.2017
Ышана күр...
Назлы сузләр авазы булыпЧын сөю утсә йөрәккә,
Күзгә күз карашыр аңлашып,
Җаннар чумар мәхәббәткә...
Ышан, сөеклем, ышана күр
Керсез мәхәббәт барына,
Бергенәм, бәхетле була күр,
Бәхетле бул бәхет хакына!..
Сөйгән йөрәк бәхет өләшә
Сорамый берни алмашка.
Тик нәфрәт бәхеттән көнләшә,
Узмасын ят хис язмышка.
Ачуланма син, ачуланма,
Мин сине озак тапмадым.
Кайгыларга салып елатма,
Йолдызларда мине югалтып!..
Ышан, сөеклем, ышана күр
Керсез мәхәббәт хакына,
Бергенәм, бәхетле була күр,
Бәхетле бул бәхет хакына!..
05.08.2017
Телсез телефон
Җан түрендә булдың гөмер буе,Бар хыялымны син урадың...
Төн узып көн туды-минем уем,
Әлү...ишет мине, синдә булды!
Җан җылым алып калдың, үзеңдә
Синсез тынлык белән сөйләшәм...
Йөрәк бит hаман яратып тибә,
Әлү... дәш син миңа, ишетсәң!..
Кайларда яшисең минсез, җаным,
Йөрәгең миңа урын бирсә,
Әгәр булса минем сиңа хакым,
Әлү... дәш син миңа, ишетсәң!..
06.08.2017
Ай очрашканда җир белән!..
Кояш тауларга нур чәчкәндә, Таң очрашадыр төн белән.
Тауларда хыялым минем дә,
Анда безнең юл,эзләнгән...
Кояш батса таулар артына,
Төн хушлашадыр көн белән.
Кояш батканда тау артына,
Минем җаным синең белән.
Сөю җырын җил җырлап илтсен,
Кайтаваз булып тауларга...
Кояш хушлашса таулар белән,
Күңел тарта ник тауларга...
Кояш тауларга нур чәчкәндә,
Таң очрашадыр төн белән.
Җаным сине эзли минемдә,
Ай очрашканда җир белән!..
07.08.2017
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
15 гыйнвар 2021 - 13:15Без именикэкре дилэр Туймазыда БашкортостанБулат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Без имениБер тамчы дорес туры килмэде сукоярҺәр Йолдызлыкның – үз сәер гадәте
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Без имениБик матур язма! Мине дэ эни, 3 яшь тулмаган баланы, ерак эбидэ ( энинен энисе була) калдырып, Элмэткэ яшэргэ киткэн. Эбиемне инэй дип устем. Газиземнен эйткэн, ойрэткэн сузлэре эле дэ колагымда. Тэуфикълы бул, олыны-олы, кечене-кече итэ бел, харамнанан, нахактан ерак бул дия иде. Искэ алмаган конем юк. Инэй эйткэндэй дип сойлэшу гадэте калды... hидая. Чаллы.Якын ерак әбекәем
-
14 гыйнвар 2021 - 18:49Без имени50 житкэч узенэ нигэ пычрак буярга балаларын хакында яшэгэнсен рэнжетугэ тузэ алмасан аерылИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.