Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Сөембикә

Казан – татар башкаласы,
Тарихы озын нур каласы.
Тарихларны белсәк, Казан – 
Башкалаларның баш каласы.

Нулана бир, нурлы Казан – 
Татарстан башкаласы.
Казан өстендә нур кебек
Сөембикә манарасы.

Сөембикә – батыр ана,
Татарларның хан анасы.
Тарих белән бәйләнешле, 
Сөембикә манарасы.

Күп гасырлар кичсә дә, 
Үзгәрмәгән монарасы.
Горурлыкта тиңсез кебек
Хан бикәбез манарасы.

Җиде катлы бу манара – 
Һәр бер каты истәлекле.
Һәр кирпече хәтерләтә
Татарларның исәнлеген.


Эзләнүче әнә шуннан
Чын тарихны эзләп таба.
Катлам саен дәлил таба,
Кирпеч саен дәлил ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар