Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

​Кызыма...

Нинди яхшылыгым өчен
Ходай мине хуплаган?
“Кызым бар, мин Кыз атасы”,-
Диеп көн дә шатланам.

Синдә күрәм әниеңнең
Җылы, назлы карашын.
Яшьлек мәхәббәтемнең син
Көзгедә чагылышы.

Матурлыгы, яктылыгы,
Изгелеге дөньяның.
Җанландыра һәрнәсәне
Чак кына кагылуың.

Күзеңдә миңа карата
Шартсыз, ныклы ышаныч.
Аклыйм, кызым, тырышырмын,
Булыйм сиңа куаныч!

Һөҗүм итсә сиңа каршы
Тормыш авырлыклары,
Җыенып чыгыйм сугышка,
Туплап батырлыкларым.

Хөрмәтләрмен әниеңне,
Биреп үзеңә үрнәк.
Кыз балага үз бәясен
Белеп үсәргә кирәк!

Туй көнеңдә күрсәтмәмен
Күз яшем, тупланса да.
Нинди җаваплы вазифа
Тапшырган миңа Аллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ләйсән1 Шигырегез ошады - яңача караш,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Җылы сүзегезгә зур рәхмәт!

      Хәзер укыйлар