Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Хатын-кызларга мәдхия

(Җыр язу өчен)

Тәңребездән иң җаваплы
Вазифа алып иңгә,
Яшәү чыганагы булып
Иңә хатын-кыз җиргә.

Кушымта:

Һәр туташ – Сөенбикәдер,
Һәр ханым – Сөембикә.
Хатын-кызларны мәхәббәт
Сөйкемле, күркәм итә.

Фидакарьлек тә бар бездә,
Чибәрлек тә җитәрлек.
Бар җиһанга җан иңдереп,
Яшәү бүләк итәрлек.

Кушымта.

Ышаныч, өмет, мәхәббәт
Янәшә булган чакта,
Сөю-сәгадәт учагы
Яна безнең кочакта.

Кушымта:

Һәр туташ – Сөенбикәдер,
Һәр ханым –Сөембикә.
Һәр хатын-кызны мәхәббәт
Үзе ханбикә итә...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар