Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Эльвира Сафина – Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

Эльвира Сафина – Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Фән белән шигърият аның өчен һәрчак янәшә.

Эльвира Сафина – Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Фән белән шигърият аның өчен һәрчак янәшә. Хис-кичерешләрен шигырь юлларына салып, «Сөембикә» журналына җибәргән.

ӘНИ ҖЫРЫ

Әниләрдән ныграк яратучы
Бармы икән безне дөньяда?!
Бары әни генә кулын сузар,
Төшсәк ялгыш төпсез дәрьяга.

Әниләрдән ныграк борчылучы
Безнең өчен бүтән юктыр ул.
Әниләрнең ихлас яратуы
Беркайчан да кимеп тормый шул.

Шатлык-борчуыңны сизеп алыр,
Бер караштан әни күзләре.
Төпле киңәш биреп, юатырлар,
Кирәк чакта әни сүзләре.

Бала күңеле далада булса да,
Әниләрне уйлап яшикче.
Әниләрдән тугры кеше булмас,
Кадерләрен генә беликче. 

Сөю хисен саклыйк йөрәктә

Ашыкмыйча яшәп була микән,
Тәмен белеп һәрбер эшеңнең.
Кадерен белеп, шатлык бүләк иткән,
Юл бүлешкән һәрбер кешеңнең. 

Ялгышмыйча яшәп була микән,
Рәхмәт хисе белән һәр көнгә.
Мәхәббәттән яралган һәрбер җан,
Мәхәббәтле булып һәркемгә.

Кызыкмыйча яшәп була микән,
Омтылмыйча биек тәхеткә.
Үз язмышың, үз табышың зурлап
Кул сузмыйча ялган бәхеткә?!

Мул тормыш та, иминлек, матурлык,
Һәммәсе дә безгә кирәк тә,
Дөньябызны сихри ямьгә төргән
Сөю хисен саклыйк йөрәктә.
 
Фото: https://pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Редакциягездә кыз - хатыннар күп икән, бары бер генә ир - зат икән. Бу ир - затны 50 яшьтән пенсиягә чыгара алсагыз бик яхшы булыр иде. Ир - затка кыз - хатыннар белән эшләү бик тә вредный эш санала. Ай - хай малай, чыдар микән ошбу ир - зат, илле яшькә кадәр түзә алыр микән?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ир-затыбыз Газинур абыйга, Алла боерса, 57 яшь тула. Бик яратып, кайгыртып кына торабыз үзен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ышанам, ышанам, сез матурлар арасында кызыкмас та, бозылмас та инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Элек бердэм булган совет халкы классларга таркалып бара.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хәзерге яшьләрнең күбесе ихлас яратуның ни икәнен белмидер дә ул. Байлык, "кеше төсле булу" уе аңнарын томалаган аларның. Безнең балаларга да насыйбы булыр әле, кайгырма, дускаем.

            Хәзер укыйлар