Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Дәлилләрегез бармы? № 2.

 
Толстойның “Война и мир” китабы калынлыгында җыелган кәгазьләрне  сумкасына сала-сала, бу илдә беркайчан да урман кисүдән туктамаслар, дип уйлап куйды Зиннур. Адвокатының киңәшен тотып, тикшерүчегә биргән һәр кәгазьнең күчермәсен үзенә ала барды ул. Бер авызың пешкәч, салкын ашны да өреп кабасың икән  шул. 
 
Ниһаять! Ниһаять, өенә җыена ул.Кемнәндер имза куйдырыр өчен берәр көн вакытын суга сала-сала, бүген дә булмады инде дигән үкенеч ачысын йота-йота тагын ике атна узды. Эш кырган шикелле йөргән эреле-ваклы хезмәткәрләрнең эш урыннарына кайтып кабул итүләрен көтә-көтә алҗыды, кабарган ачуын күрсәтмәс өчен, бөтен сабырлыгын җыеп дәшми калды – түбәнсетүләргә түзде. Түзәргә кирәк иде.Аның кайтуын өзелеп көткән якыннары хакына түзәргә кирәк иде. 
Бу шәһәргә килүенә ике айдан артык вакыт узды. Әйтергә генә ансат. Бу вакыт эчендә агарган чәчләрнең исәбе юктыр инде.Зиннур куен кесәсеннән бер фото  алып, аннан елмаеп торган сурәткә карап  елмаеп куйды.Сагындырган...
Башында бөтерелгән уйларын адвокатының шалтыратуы бүлде:
- Сезгә тагын тоткарланырга туры килер әле, абзый! Мин хәзер килеп җитәм, сәбәбен аңлатырмын.

Зиннурның йөрәге жу итеп китте. Адвокатның әйтеп бетермәгән сүзеннән, хафалы тоныннан куелган ноктаның янә өтергә әйләнеп китүен аңлаудан башына күсәк белән суккандай миңгерәп калды. Күңеленең кайсыдыр почмагыннан иңрәүгә охшаган аваз чыкты да лыпылдап урындыкка утырды: арыдым! Арыдым!.. Калтыранган бармаклары белән күзләрен томалый башлаган яшьләрен сөртеп атты. 
Торып басып, тәрәзә янына килеп басты  да күккә карады.”Йә Аллам, ярдәмеңнән ташлама. Үзем өчен түгел, әле яши дә башламаган балалар хакына сорыйм. Тагын бер тапкыр ятим итмә син аларны. Болай да ярты канатлы ул балаларның икенче канатларын да сындырырга юл куйма.Йә Аллам! Беркайчан да синнән ярдәм сораганым юк иде, үзең беләсең...Әллә шуңа күрә сыныйсыңмы соң? Тәкәбберлектән түгел, ир кеше үз көченә таянырга тиеш дип санаудан бит ул. Әллә шулай уйлап ялгышаммы? Уемда, телемдә иң элек Син булырга тиеш булгандыр, бәлки... Ялгышканмындыр. Динсез чорда үскәннәрнең уртак хатасы, беләсеңдер ич... Ничек ди иде соң әле мәрхүмә әбекәй ? Хаталарым булса, кичер, ярлыка...”
Күзеннән буй-буй булып яшь тамчылары тәгәрәде. Берничә минуттан ул тынычлана башлаган иде инде, стенага йодрыгы белән тондырды да  үзен йомшаклыкта битәрли башлады.  Юләр! Баш исән чакта балтаңны суга салгандай утырырга малакасус малай мәллә син? Моннан авыррак хәлләрдә дә калганың бар иде бит. Төшенкелеккә бирелгәннәрне кая алып бара идең? Аяксыз-кулсыз калучылар янына... Оныттыңмы? Зиннурның күз алдына көләч йөзле Марат килеп басты. Ничәмә-ничә сәрхушне, “яшәүдән туйдым” дип еламсыраган күпме яшүсмерне бу дөньяга кире кайтарды ул егет. Чечня канкоешыннан ике аяксыз кайткан якташының язмышы үрнәк тә, гыйбрәт тә иде аның өчен.  Чып-чын философка әйләнеп кайткан иде егет сугыштан. ...
 
 
* * *
- А ты, оказывается, не простой дяденька, - дип килеп керде Артем.- Зиннур абый, только давай на чистоту, мин барысын да белергә тиеш.
Адвокат егет Зиннур каршына бер кочак документ китереп салды. Әлегә берни аңламый торган ир кәгазьләрдә үз исемен  күреп алуга, җентекләбрәк укырга кереште.
"Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять... оештыручысы...Галиәкбәров Зиннур  Шаһиморатович...массаж салоны...директоры...Галиәкбәров Зиннур  Шаһиморатович...азык-төлек кибете ...Галиәкбәров Зиннур  Шаһиморатович..."
-Нәрсә бу? - Зиннурның гаҗәпләнүдән күзләре маңгайга менде. Аның кулына эреле-ваклы фирмалар ачуы турында документлар тоттырган иде Артем.
-Юк, син тагын укы, Зиннур абый!
"Вольво" ... маркалы автомобиле ... исерек көенчә ... Галиәкбәров Зиннур  Шаһиморатович... штрафка тартыла".
-Артем, нәрсә бу??
-Зиннур абый, мин  сездән сорамакчы идем, нәрсә бу? Ә сез буржуй икән бит! Нигә яшердегез миннән бу турыда? - Адвокат егетнең әллә ачудан, әллә артык дулкынланудан, муенында тимгел-тимгел кызыл таплар күренеп китте.
Зиннур күзләрен түгәрәкләтеп егеткә карап куйды да шаркылдап көлеп җибәрде.Туйганчы көлде ул, тын алырга авырлашканчы көлде. Аннары капыл гына  туктап:
- Минем эчмәгәнне беләсең бит. Мин, гомумән, исерткечне авызыма да алганым юк. Нинди "Вольво"  тагын? Юк минем машинам, беләсең, эш буенча  машина  йөртә, ә үземнеке юк. Монысы тагын нинди шаярту?Туйдым бит инде...
Зиннур, кызып китеп, сумкасында казына башлады. Баярак кына таслап, тәртипләп тутырган сумкадан әле бер, әле икенче якка кәгазьләр очты. Эзләгәне -калын  кара тышлы  дәфтәр булган икән. Шуны Артемның борын төбендә селки-селки тәкрарлый башлады:
-Карале менә монда.Юри язып бардым.Бу илдәге башбаштаклыкка дәлил булсын дип барысын да язып бардым.Күрәсеңме? Монда тәртип саны буенча минем һәр адымым теркәлгән. Санына кара әле. Ничәнче санда тукталган?
-784...
- Әйе, җиде йөз сиксән дүрт тапкыр мин ниндидер кәгазьләр яздырып алган, банкка барып шулар өчен түләгән, түләгәнлекне күрсәтер өчен чират торып кемнәрдер янына кергән, аннары  икенчесеннән имза куйдырган, аннары өченчесеннән пичәт кирәк булган... Прокуратурадан полициягә, полициядән СКга, СКдан тагын прокуратурага йөри-йөри аяк  киемем тузып килә бит инде, башкасын әйтмим дә! Архивка гына да дистәгә якын бардым бит, банкта инде мине таныйлар хәзер! Хастаханәдә дә танып исәнләшә башладылар. Почта аша күпме документ алдым да, күпмене җибәрдем... 
Гел тыныч халәттә  күреп гадәтләнгән  Зиннурның ярсуын күргән Артем дәшми торды. Нервалары какшый башлаган абзыйның, дип уйлап куйды ул.
Ничек тиз кабынып китсә, шулай ук тиз сүрелде дә ир. 
- Каян килеп чыкты бу фирмалар, машиналар? Минеке  түгеллегенә шикләнмисеңдер бит?
- Аптыраган инде, абзый. Бөтен кәгазьләрдә синең исем, фамилия. Хәтта  минем телем әйләнми торган отчествоң да синеке бит. Башка андыйны әле ишеткәнем юк. ИННнар да синеке. Очраклы рәвештә генә  килеп чыккан болар. Бер фирма янгын күрсәтмәләрен үтәмәгән, шулай базага эләккән. Икенчесе салым түләмәгән.Алдагы елларда түләнеп килгән булган, быелгысы әле түләнмәгән. Машина турында  белдең инде.Исерек көе штраф түләгәнсең, имеш. Тикшерүчеләр казып чыгарганнар да тоткарланырга куштылар әлегә. Син борчылма, ерып чыгарбыз монысын да. 
- Чемет әле мине, энекәш, бу соң чынлап та, минем белән бара торган хәлләрме? Төш күрәмме әллә?
Егет юри авырттырып чеметеп алды. 
- Санта- Барбара, дияр идем, монда хатын-кыз  исе сизелми, - дип көлеп куйды ул. - Хәер, кем белгән инде. Элеккеге хатының шаяртмыйдыр ич?
- Юк, эшмәкәрлек өчен, сезнеңчә әйтсәк,  кишка тонка аның. Әйдә, киттек инде алайса. Эзлик буржуйлар эзен.
-Кара әле, Зиннур абый, Күкләр синең сценариеңне бигрәк яратып язганнар. Ага??! - Адвокат егет көлеп куйды.
- Ага шул , ага... Монда маңгайдан тирләр ага, гомерләр дә ага да ага... Әйдә, ерып торма авызыңны, киттек.
 
 
* * *
 
Көн тагын "җомак әйтәм-җавап көтәм"  рәвешендәге сорау алулар белән  үтте. Зиннурның "эше" хәзер  бүтән тикшерүчедә иде. Әллә  бер чор кешеләре булганга, әллә  чынлап та, гаделлек  сагында торам, дип инанып эшләүчеләрнең  берсе  идеме,  үзенә карата кешечә мөнәсәбәтне сизде ир. Хан заманыннан калган дип әйтерлек компларын төзәтеп биргәч, аралар тагын да җылынаеп китте. Ләкин...тикшерүче дә кеше бит.Суга батучыны коткару- суга батучының үз эше ул хәзер, дип тәк тора кулларын җәеп. Ашыгасың икән, әйдә булыш, уйла, тап, ди. Минем өскә өелгән ул "эш"ләрнең  очы-кырые юк, бигайбә, кырыкка ярылалмыйм бит, ди. Әлегә бөтен нәрсә синең текә эшмәкәр булыңны һәм берничә тапкыр закон бозуыңны күрсәтә. Дәүләт абзыйга бурычлары булган, закон белән дус булмаган кешегә бала хәтле бала язмышын ышанып тапшыра алмыйбыз бит инде. Хәлләрең әлегә шулайрак тора, ди.
Икенче  көн адвокатның иртәнге телефон тавышы белән башланып китте.
-Зиннур абый, супер-идея килде әле башыма. Мин хәзер килеп җитәм, әзер булып тор. Ярты сәгатьтән сездә булырмын.
Ут егет бу Артем. Бирегә иртәнге сигезгә килеп җитәр өчен,  үзләрендә бишләрдә торып юлга чыккан бит инде бу балакай, рәхмәт төшкере.
Зиннур инде ияләнгән гадәт буенча алтыда торып, үзенекеләргә шалтыратып хәлләрен  белешеп алган иде. Хәзер исә  аңа  кыйммәтле  "бүләк" ясаган кешеләрнең кемлеген аңларга маташып утырган мәле иде.Мэгре роле төрле вариантларны җыя да сүтә, җыя да сүтә- тотынып китәрлек бер төпле генә версиясе юк.
-Тау Мөхәммәт янына килмәсә, Мөхәммәт нишли әле?-  егетнең  кәефе шәп иде.Гадәтенчә, керә-керешкә эшкә кереште.
-Үзе бара инде Мөхәммәт, нишләсен, - дип көлемсерәде Зиннур да.- Әйт, кем кая барырга тиеш?
- Без синең белән хәзер Росреестрга барабыз да, тиешле кәгазьләрне алгач,  банкка барып  "фирмаларың"ның эшен туктатып торабыз.
-Аңламадым...
- Нәрсәсен аңламыйсың инде? Документлар буенча бу милек хуҗасы син булгач,  аның белән теләсә нишли аласың бит. Тотабыз да сатуга куябыз без аларны. Ә машинаны "угон" га бирербез.
Зиннур тел шартлатып куйды. 
-Шуннан?
- Әйтте диярсең, базларына су төшә башлауга,  бөтен еланнар да өскә шуышып чыга башлаячак. 
-Артем, әбиең рус теле укытучысы иде, беләм. Аңардан өйрәндеңме соң боргалап-боргалап әйтүләрне? Аңлатыбрак сөйләле.
- Анда зууур акчалар әйләнә! Шуларга юлны ябып кую  белән, чын хуҗалары үзләрен белгертәчәк, иманым камил. Синеке түгеллеген раслау өчен иң идеаль  вариант. Аннары нишлисен карарбыз әле, соңрак күз күрер. Иртәгә өчен ишәк кайгырган, ди бугай Хуҗа Насретдин.
 
* * *
Шулай иттеләр дә. Барлык документлар белән эшне бетереп, банктагы исәп-хисап счетын бикләп куйдылар. Хәзер көтәсе генә калды, диде дә Артем кайтып китте. 
Авырайган башын эреле-ваклы уйлардан арындырырга теләп, Зиннур үзе тукталган йорт янындагы паркка таба атлады. Көн тагын кичкә авышып килә. Күктә кургашындай авыр болытлар йөзә.Алар, үз авырлыкларын үзләре көчкә күтәреп торгандай, җиргә бөтенләй якынлашып беткән. Бераз көчлерәк җил исү белән йә коеп салкын яңгыр явар, йә җирне күксел авыр юрган томалар кебек. Көзнең соңгы ае. Әле кайчан гына рәт-рәт торган көяз каеннар шәрәләнеп бара, өрәңгеләрнең дә шагыйрәнә киемнәре хәерченең  теткәләнеп беткән күлмәген хәтерләтә: ботак саен  утырып калган  берничә үҗәт яфрак кына җил белән тартыша.Берничә көн рәттән яңгыр яуган иде. Аяк асты тулы  юеш  яфраклар. Алар инде көчле җил купса да күтәрелеп китәрлек, бер-берләре белән куышлы уйнарлык хәлдә  түгел.  Көзге салкыннан бөрешкәннәр дә җылы эзләгән кебек бергә укмашып, җиргә  сыенышканнар. Зиннур да калтыранып куйды. Борчулы көннәр, йокысыз төннәр үз эшен эшләде булса кирәк, салкынга бирешә башлады әле. Элек  кышкы суыкларны да белмәгән  кеше юкса. 
Сискәндереп,  кесәсендәге телефоны җырлап җибәрде:
-Ну и что ты хочешь?
- Кем сез? - дигән булды ир. "Кем" икәнлеген шундук  чамалап өлгергән иде, әлбәттә. Артем әйткән "еланнар"ның берсе булырга тиеш.
-Давай дурака включать не будем. Ты прекрасно понимаешь о чем я. - Иясе гәүдәле затлардандыр, мөгаен. Тавыш бөердән чыга, беренче сүзе белән үк буйсындыручы булуын искәртә иде.
-Аңлатып сөйләгез инде, ялгыш эләктегезме әллә? Исемә төшерә алмыйм бит, кем соң сез? - Ир берни аңламамышка салышты.Әле үзен ничек тотарга, нәрсә әйтергә икәнлеген уйлап бетермәгән иде. Бик тиз булды бу "баздан чыгу".
- Знаешь что, я шутки шутить не буду. Пусть все будет , как было.
Калын тавыш иясе телефонны куйды. 
Берничә  минут уйланып торды да, Зиннур тикшерүчегә шалтыратты. Тиз арада бу номер кемнеке булуын белешүләрен сорады. 
Әлеге көтелмәгән  хәлләрдән аптырабрак калган тикшерүче озакламый телефонның җитмеш  сигез яшьлек карчыкныкы булуын  хәбәр итте. Тагын  шалтыратса, икенче телефонын  кабызып, безгә дә ишеттер, мөмкин булса, яздыра бар дип, күрсәтмәләрен бирде.
Тикшерүче телефонын куеп та өлгермәде, тагын бер ят номер "җырларга" тотынды.
- Ну и что дальше? Если не предупредили, это не значит, что ментам нужно сливать. Считай, что предупредил. Будешь опять мой телефон пробивать? Ну, ну!-    Телефонның теге ягында шаркылдау яңгырады.
Тикшерүче аша бу телефонның да иясе ачыкланды. Дүрт ел гүрдә ята икән инде  чын хуҗасы. Берничә минуттан ят номер тагын түземсезләнә-түземсезләнә  Зиннурны таптырды. Алмады бу юлы телефонны, фатирга ашыкты. Күңеленә ниндидер шом йөгергән иде. Кайдадыр якында гына, бөтенләй янәшәдә генә аны күзәтәләрдер кебек тоелып китте. Ул үзен бер тартма эченә салынган бөҗәк итеп хис итте. Өстән кемдер явыз көлемсерәп һәр адымын тикшереп тора  кебек иде. Янә әбисе  сүзләре исенә төште. Җеннәр, шайтаннар, дия иде ул. Адәм баласы дөньяга килгәндә Аллаһе Тәгалә  аңа шайтан  да билгели, дия  иде. Шайтан теләсә  нинди рәвешкә  керә, кешенең баш миенә үтеп, аның уйларына тәэсир итә, кан тамырларыннан да йөри ала, дия иде. Шайтанга адәм баласын аздырырга, котыртырга ирек бирелгән,  динле-иманлы булу гына кешене шайтан коткысыннан коткара ала, дия иде.
Иргә бер мизгелгә  куркыныч булып китте. Телефон аша аның белән шайтан сөйләшкәндер, аның һәр уен, һәр адымын белеп торадыр кебек тоелды. Бу фирмалар белән килеп туган матавыклар да шул шайтан эшедер, балалары, яраткан кешесе янына кайталмасын  өчен шайтан корган мәкердер кебек  тоелды. Ул тиз-тиз белгән догаларын кабатлый башлады. "Әгузе билләһи  минәшшәйтани раҗим..." Бераздан тынычланды, үзенең шом-шөбһәләре үзенә көлке иде. Арыткан, дип уйлап куйды ул. Арыткан, шуңа башка әллә ниләр килә.
Икенче көнне әлеге Фантомас-иблис-эшмәкәр  берничә тапкыр шалтыратты. Хәзер инде аның тавышын тикшерүче белән бергә тыңладылар. Иң сәере: алдагы көндә аны Татарстаннан шалтырата, дисәләр, хәзер Мари иленнән килә иде звонок. Икенче "елан"да  чыкты. Монысының тавышы  чыелдык, яшелле-зәңгәрле иде. Таләп бер: хәзер үк ач  счетны! Күпме кешене эшсез, акчасыз калдырдың, дип оялтырга да итте монысы. Әйдә, кил, күрешик, кешеләрчә аңлашыйк, диюләренә җавап коры гына - "юк" булды. Нишләргә икәнлеген белмиләр иде булса кирәк бу бәндәләр үзләре дә. Әлегә кадәр тыныч кына яшәп килгәннәр дә, менә сиңа мә! Авыртмаган башка тимер таяк булгандыр.
 
Телефоннан кайсы җирдән шалтыратуларын  белүнең файдасы аз иде: халык күп йөри торган җирләрдән килә иде звонок. Аннары сүнә  дә  башка  урамда  пәйда була.Шәһәрләр дә үзгәреп тора. Мәчеле-тычканлы уенының ахыры булмый җибәрмәсләр бугай Зиннурны. Бәладән баш-аяк дип, өйдә генә утырырга куштылар хәзер аңа. Кирәге чыкса, килеп алалар, китереп куялар.
Ә  иблис-еланнарның үзләре  яккан учакта үзләренең  үк табаннары пешә иде бугай: шалтыратулыр ешайды. Бигрәк тә төнге шалтыратулар.
"Алпамша" дип исем биргән  беренче номерлының телефоныннан хатын-кыз сөйләшә башлады бу юлы:
- Слушай, ты ведь зря так делаешь! 
- Слушай, мин йоклыйм ваще-то!
-Йокламыйсың.Тебе не до сна сейчас. Давай, договоримся. Ты открываешь счет  и мы тебя отблагодарим.
-Щас! Сезнең сүзгә ышанырга башыма тай типмәгән әле. Мин ачырмын, ә сез аннары әллә нинди кредитлар алып, минем өскә бурыч өеп калдырырсыз. Юк инде. 
Сөйләшү шуның белән төгәлләнде. Әллә ничә көннәрдән бирле йокы күрмәгән ир күз кабакларының авырлыгын тотып торыр хәлдә түгел  иде,  шундук йоклап та китте. Күпме йоклаган булгандыр, кулында килеш калган телефонының өзгәләнүе уятты аны. Тавышын кысарга уйлаган көенчә әвем базына  барып кайткан. Кирәк бит, ә! Төн уртасында яңгыраса, иң яраткан җырың да  бәйләнчек черки безелдәвеннән артык түгел икән.
- Йә, уйладыңмы безнең тәкъдим турында?
Зиннур юри авызын ачып озак кына иснәнеп торган авазлар чыгарды. 
-Уйламадым. Кирәк икән, килегез, сөйләшербез.Бер белмәгән кеше белән телефон аша килешү төзи алмыйм инде. Бүтән шалтыратма, йокымны качырасың.
- Вот хам!
-Ә  син хамка! Үзең  "тыкаешь" бит әле,  ә миңа ярамыймы?
Телефонының тавышын  бу юлы бөтенләй сүндерде Зиннур.Ничек бетәр бу хәлләр? Никадәр куркыныч адәмнәр белән кисеште юллары? Билгесез иде.Иң аңлашылмаганы: ни өчен аның белән бара соң бу тузга язмаслык хәлләр? Адвокат егет көлә әнә: "Минем әти одиозный шәхес иде, син аны да переплюнул!"
Авылда  торса, гаиләсе белән тату гына яшәп, мал-туар асрап, яшелчә  үстереп көн күрсә, эштән өйгә, өйдән  эшкә йөрсә, мөгаен, ул да мондый маҗараларга тармас иде. Юк бит!Аңа тормышның бар ягы кызык, аның  һәммә  нәрсәдә эше бар. Кызыксынып укыган һөнәрләре генә дә җидәү, имеш. Укыган китаплары, аралашкан кешеләре, хоббилары- бер түгел, җиде-сигез кешегә җитәрлек. Бу аңа кызык, бу аңа кирәк. Гомер бер генә килә, аны төрле яклап күреп калырга кирәк, имеш... Соңгы вакытта  тормышның рәшәткәле-тимерчыбыклы ягын күрсәтергә исәплиме язмыш? Аллам сакласын! 
Зиннур үзенең еш кына Аллаһны телгә  алуын искәртте. Элек йөгерә-атлый яшәргә ашыкканда, бу - минем юл түгел, әхлагын кабул итәм, кагыйдәләрен үтәп торырга вакытым да, теләгем дә юк, дип санаучылардан иде ул.Җае  туры килгәндә хәзрәтләр белән бәхәскә дә кереп китә:
- Диндә ир белән хатын тигез хокуклы булгач, нигә алайса  ирләргә дүрт хатын алырга ярый,  ә хатын-кызга ярамый?
- Хаҗ кылырга тоткан акчаны ятимнәр йортына илтеп бирсәм, мин файданы күбрәк эшләгән булам түгелме соң?
-Динебездә гыйлем алуны төп бурычларның берсе итеп куйгач, нигә мөселман илләре фән буенча иң алдынгылар рәтендә йөрми? Иң хәерче илләр нигә мөселман илләре?..
Аның да чын күңеленнән Аллага ышанасы килә, ләкин күңелендәге шик-сорауларына ачыклык кертми  торып, намаз-ниязлы мөселманга әйләнеп китә алмасын да аңлый иде ул.
Һәркемнең Аллаһка үз юлы, диләр бугай. Хәер, бәхеткә дә үз юлы инде кешенең. Әллә  болар икесе бер юл микән?..
Ябылып бетмәгән куе зәңгәр пәрдәнең читенннән  бүлмәгә яңа көннең сыек кына яктысы сирпелеп керә башлады.Әйе, тормыш  дәвам итә. Яңа сынаулары, яңа уйлары, борчулары- сөенечләре белән яңа көн туып килә. Кичәгедән калганнарының да койрыгы әлегә киселмәгән, арттан бара. Гомер йомгагына чорналган көннәр исәбе дә, тәҗрибә дә арта бара.
 
Бар да үтә,  дип язылган булган Сөләйман патша балдагына.Хәерлесе белән үтсен иде инде, диде дә Зиннур, тагын көлемсерәп куйды. Әбисенең сүзләре белән уйлый башлаган икән бит.Олыгаю галәмәте идеме бу, нәрсәдер инде...
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    дәвамын ничә ай көтәргә инде ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Автор Лилия җавабы: "Бу хәлнең ахырын тәмамлануын көтәм. Аннары шундук дәвамын язып бирәм", диде. Көтәбез.

      Хәзер укыйлар