​Чит якларда күңел китек

Рафик туып-үскән авылына күп еллардан соң гына әйләнеп кайтты. Әти-әнисеннән калган, аварга торган йортның ишеген ачып кереп, сумкаларын машинадан бушатты да, су буена юл тотты. Әнә ул уйнап үскән алан, боргаланып-боргаланып ярларына тула алмыйча аккан Шушма елгасы. Аңа болар барысы да якын иде. Алтмыш яшен тутыручы бу картның узган гомере бер минутта күз алдыннан узды.
Язмыш аларга коры булды, яшьли ятим калдылар. Балалар бик яшь булганга, әтиләренә яңадан гаилә корырга туры килде. Үги әниләре аларны кыерсытмады, үз балалары кебек тәрбияләп үстерде. Дөресен генә әйткәндә, ятимлекне сиздермәскә тырышты. Рафик иң олысы булганганлыктан, барлык өй эшләре аның җилкәсенә төште дияргә була. Әтисе белән әнисе колхозда, иртәдән кичкә кадәр эштә. Эне-сеңелләрен карап үстерү аның төп вазыйфасына әверелде.
Яшьлек үзенекен итә икән ул. Әз генә буй җитүгә, аның да борынына кызлар исе чиертте. Түбән оч кызы Мәдинәгә күзе төшеп, күп вакытлар сүз дәшмичә йөрде ул. Сер озак сакланамы соң?! Дусты Таһир бер минутта бар дөньяга ярып салды. Бу хәбәр Мәдинәнең әти-әнисенә дә ишетелде. Алар да җавапсыз калмадылар. Очын-очка ялгап барган гаилә авылда хәерчеләр исемлегенә кертелде дә куелды. Рафик бу түбәнсетүләргә түзмәде, әти-әнисенең фатихасын алды да ерак Себер якларына юл тотты. Унбиш яшьлек егетне анда көтеп торучы юк иде. Шулай да юлында мәрхәмәтле кешеләр очрады, эшкә дә урнашты, тормышта үз юлын тапты. Армия сафларында хезмәт итеп, кабат үзенен эш урынына кайтты. Әти-әнисенә, сеңелләренә, энеләренә дә булышты.
Шул китүдән туган авылына гына бер тапкыр да кайтмады. Аяклары тартмадымы, кыерсытылганы өчен авыл халкын гафу итә алмадымы? Үзе кайтмаса да, әтисе белән әнисе еш килде аларга. Кыш чыгарга да алып килгәләде. Хатыны Тамара алтын хатын булды.
Инде ялгыз калганына да ике ел вакыт узып китте. Балалары белән киңәшләште дә туган якларына, туып-үскән нигезенә кайтып төпләнергә булды.
Су буенда уйланып утырып, берәр сәгать вакыт узып та киткән. Ул тиз генә йортка таба атлады.
– Рафик, яшьтәш, син түгелме соң бу, – дигән тавышка борылса, Таһир басып тора иде.
– Бу мин, Таһир! Танымыйсыңмы әллә? – дигән булып, кул биреп исәнләште.
– Картайган, – дип эченнән генә уйлады Рафик. – Таныдым, яшьтәш, сине танымыйча мөмкин түгел, син бит минем язмышка кара белән хәерчелек тамгасы салучы.
– Ярар инде, узганнарны искә төшермик. Без сине Мәдинә белән кич кунакка чакырабыз, – дип сөйләнеп кайтып та китте Таһир.
Рафик шунда гына барлык сорауларына җавап тапты. «Имәндә булган икән чикләвек», – дип телен шартлатты. Өй эченә узды, утырып дога кылды. Монда барысы да элеккечә иде.
...Бер атна вакыт тиз узып китте. Әтиләре артыннан гаиләләре белән уллары да кайтып төштеләр. Өйне бер-ике тапкыр әйләнеп узгач, олысы:
– Әти, кайгырма, барысы да «высшей класс» булыр. Монда бик тиз арада кала үсеп чыгар, – дип куйды. Балалары сүзләрендә торды. Җәй бетеп, көзләр керүгә, авылда өр-яңа йорт тергезелде.
Рафикның кайтканын күп авылдашлары белми дә калган иделәр, зур йорт калкып чыккач, барысы да уйга батты. Кемдер аларның гаиләләре алдында кылган гаепләре өчен уңайсызланса, берәүләр мактау сүзләре белән: «Хәлим улы шул ул», – диделәр.
Рафик бу минутта бик шат иде. Улларының шундый булган егетләр булып үсүләрендә Тамарасының зур өлеше бар бит. Үзе рус булса да улларын чын мөселман егетләре итеп үстерергә тырышты. Шартлатып татарча сөйләште, татар халкының йолаларын хөрмәт итте. Үз динен дә сатмады.
Олы улы Тимуры: «Әти, тиздән без дә синең янга торырга кайтырбыз», – дип китеп барды.
Рафик авылда бик чыгып йөрмәде. Кибет, мәчет, өй иде анын барган җире.
Беркөн кибеттән кайткан вакытында юлында Мәдинә очрады.
– Мин сине әллә кайчаннан бирле инде очратырга теләп, бу юлдан узам. Менә күрешергә дә туры килде авылдаш. Картлык тиз килеп җитте, гомер аккан су кебек сизелми дә үтеп китте. Шушы көнгә кадәр синнән әти-әнием өчен гафу сорый алмыйча үлеп китәрмен, дип куркып яшәдем. Тагын шуны белүеңне телим, гомерем буе сине яратып яшәдем, син минем яшьлек мәхәббәтем булып, хыялларда тота алмаслык кошка әверелдең. Таһир белән матур тормыш иттек, әмма бер-беребезне яратмадык. Ул да әти-әнисенең корбаны. Яраткан кызына өйләнә алмады. Ул синең сеңелен Рабига иде. Аңа ачу саклама, безгә килеп йөр, ят кешеләр түгел бит без, – дип, сүзен тәмамлады да хушлашып китеп барды Мәдинә.
Бүгенге көндә улы белән килене тәрбиясендә яши Рафик. Матур итеп алтмыш яшьлеген уздырдылар. Барлык авыл картлары да килделәр, Таһир белән Мәдинә дә бу мәҗлестә иң якын кунаклар исемлегендә иде.
Әти-әниләре авылда яшәгәндә оныклар да авылга еш кайтып йөрделәр. Таһирның оныгы җитез булып чыкты, Рафикның оныгы Диананы үзенеке итеп, аларны кода-кодагый ясап, туганлаштырып та куйды.
Рафик бабай үзенең үткәннәрен кат-кат искә төшереп, балаларына ул ясаган ялгышларны кабатламаска куша. Ачу алдан, акыл арттан шул, дип уфтанса да узган гомерне кире кайтарып булмый.


Зөлфия АХУНҖАНОВА,
Нурлат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2361
    28
    239
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6152
    2
    89
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан