«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» бәйгесендә катнашу шартлары
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналы «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» дигән конкурс оештыра.
Бәйгенең бурычлары: татар гаиләсендә әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру, гаилә институтын ныгыту, туган телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, динне ничек саклап калу мөмкин икәнен күрсәтү, балаларда туган телгә мәхәббәт уяту серләрен ачу, татар гаиләсенең үрнәк моделен сурәтләү.
Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Республикабыз авылларында яшәүче, бөтен татар дөньясына үрнәк булырдай татар гаиләләре турындагы язмалар «Сөембикә» сайтында һәм журнал битләрендә урын алачак.
Бәйгедә катнашу шартлары:
- гаиләнең барлык әгъзалары да туган телдә сөйләшү,
- әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклану,
- буыннар бәйләнеше ачык күренү,
- туган ягын яшәтү, таныту, үстерүгә гаиләнең үз өлешен кертү.
Язмаларда язылган гаиләләрне җиде кешедән торган жюри бәяләячәк. Җиңүчеләр шушы уңайдан оештырылган фотокүргәзмәдә тантаналы шартларда бүләкләнәчәк. Ун гаиләгә 50 шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм дипломнар биреләчәк. Бәйгедә катнашкан гаиләләрнең барысына да «Рәхмәт хаты» тапшырылачак.
Мондый гаиләләр турындагы мәгълуматны 2021 елның 1 августына кадәр түбәндәге ысуллар белән җиткереп була:
- почта аша: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт, «Сөембикә» журналы редакциясе;
- телефон аша: 8 (843) 222-09-77;
- электрон адрес: ssuum@yandex.ru.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.